Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә районы тикшерү бүлеге Самара өлкәсендә яшәүче гражданинга ачылган җинаять эшен тикшерә

Бөгелмә районы тикшерү бүлеге Самара өлкәсендә яшәүче 49 яшьлек гражданин Ф.га карата ачылган җинаять эшен тикшерә. Агымдагы елның 15 февралендә бу гражданин Бөгелмәнең күпкатлы йортларының берсендә полицейскийлар тарафыннан тоткарлана. Элек тә хөкем ителгән Ф.да алар ике полиэтилен төргәк табалар. Экспертиза ярдәмендә аларда барлыгы 254,7 грамм күләмендә героин барлыгын ачыклыйлар. Самара...

Бөгелмә районы тикшерү бүлеге Самара өлкәсендә яшәүче 49 яшьлек гражданин Ф.га карата ачылган җинаять эшен тикшерә.
Агымдагы елның 15 февралендә бу гражданин Бөгелмәнең күпкатлы йортларының берсендә полицейскийлар тарафыннан тоткарлана. Элек тә хөкем ителгән Ф.да алар ике полиэтилен төргәк табалар. Экспертиза ярдәмендә аларда барлыгы 254,7 грамм күләмендә героин барлыгын ачыклыйлар.

Самара өлкәсендә яшәүче бу граж- данин, РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсе, 2 нче өлешендә каралганча, "Наркотик матдәләрне аеруча зур күләмдә алу, сату максатын күздә тотмый гына саклау" дигән авыр җинаять кылуда гаепләнә. Әлеге маддә нигезендә, гаепле кешене 3 - 10 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 500 000 сум күләмендә штраф салу каралган. Үз гаебен тулысынча таныган шикле гражданин сак астына алынды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе Э. Нурмөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса