Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

НИ ЧӘЧСӘК, ШУНЫ УРЫРБЫЗ

Концертлар еш килеп тора Бөгелмәбезгә, Аллага шөкер. Вакытың гына җитсен дә, кесәң генә чыдасын. Февраль ае бай булды мәдәни тамашаларга. Техника йорты һәр кич диярлек шау-гөр килеп торды. Менә шул тамашаларның берсе - Фирдүс Тямаев концерты турында фикер уртаклашасым килә хөрмәтле укучым белән. Мин үзем - сәнгать кешесе. Сәхнә -...

Концертлар еш килеп тора Бөгелмәбезгә, Аллага шөкер. Вакытың гына җитсен дә, кесәң генә чыдасын. Февраль ае бай булды мәдәни тамашаларга. Техника йорты һәр кич диярлек шау-гөр килеп торды. Менә шул тамашаларның берсе - Фирдүс Тямаев концерты турында фикер уртаклашасым килә хөрмәтле укучым белән.
Мин үзем - сәнгать кешесе. Сәхнә - ул тамашачыны тәрбияли торган изге урын, дип уйлыйм. Минем 50 еллык "сәхнә стаж"ым бар, шулай булгач, үземне берничә тәнкыйди фикер әйтергә хокуклы дип саныйм. Сүзем - Ф. Тямаев концерты турында. Аның концертын 3 сәгать буена карап утырып, кул чаба-чаба арып-талып кайтып түшәгенә егылган тамашачыга соравым бар: концерттан соң күңел т үрегезгә кереп калган, эх, тагын бер күрәсе иде шушы биюен, яисә тыңлыйсы иде тагын шушы җырны дигән теләк тудымы? Минем - юк. Туйларда, күңел ачу мәҗлесләрендә сикереп-сикереп бии торган ике такмак җырдан башка ни күрдек, ни ишеттек соң? Халкыбыз мөкиббән китә торган моңы бармы? "Үзе чыгарып" тамашачы колагына көчләп элгән шырдый-бырдый җырларында мәг ънә бармы? Ул ике метр биеклеккә сикереп биючеләрдә берәр төрле татар, йә булмаса башка милләт биюе чагылышы бармы? Гомумән, биюме соң ул ГТО нормасы буенча сикерүләр? Һәр җырның азагына кушып сөйләнгән "билдән түбән" мәзәк ләреннән оялып, кызарып утырдым. Ә тамашачы һәр "борычлы кызык"ка ду-у-у китереп, аяк тибеп, кул чабып утырды!.. Җәмәгать! Ни эшлибез без? Кая тәгәрибез? Шушы тәртипсез, зәвыксыз концертлардан тәм табып, ләззәт алып у тырабыз икән инде, милләтебезнең-мәдәниятебезнең иртәгәсе н инди булыр?
Ә иң рәнҗеткәне беләсезме нәрсә? Үзебезнең Эдуардыбыз /Эдуард Гафиятуллин - ред./ бу такмак әйтеп, кеше көлдереп дан алу чылардан күпкә өстенрәк: тавышы белән дә, сәхнә культурасы белән дә. Ә менә аның концертына 100 генә тәңкәдән ун гына билет алыгыз әле дип, кереп кара әле берәр җитәкчегә. Юк, җаным, йөз төрле хәйлә табып, борып чыгара ул сине, ә менә билет бәясе 300 - 350 сум торган "такмакчы"ларга акча табыла, "ыспансировайт" итеп, 200 - 300әр билет алалар, югары "зәвык" тәрбиялиләр Бөгелмә халкында. Әйе, тәрбия үз җимешләрен бирә: андый т үбән дәрәҗәле, зәвыксыз концертларда алкышлардан Техника йортының т үбәсе җимерелмәсә ярар иде дип куркып утырасың.
Бигайбә, җәмәгать, ни чәчсәк, шуны у рабыз.
Флюра ШӘРИПОВА,
Татарстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре.
РЕДАКЦИЯДӘН. Әлеге хатны газетага Фирдүс Тямаевның фикере белән бергә бастыруны кулай күрдек. Ике якны да ишетү укучы өчен үз нәтиҗәсенә килүдә уңайлырак булыр дип саныйбыз. Әлеге язмага карата фикерләрегезне сез газета сайтында калдыра аласыз. Үзебездән бер сүз дә өстәмичә, Фирдүснең телефоннан әйткәннәрен язабыз:
"Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышта иң җиңеле - кеше тикшерү, иң авыры үз өстеңдә эшләү дигән. Кеше концертын тикшерүгә барысы да оста. Ләкин 18 кешене оештырып, шул исәптә 8 айлык балам белән үз гаиләм һәм 5 яшьлек кеше баласы да бар, бер уч төбендә тоту, концерт к уеп, Россиянең төрле почмакларына йөрү зур көч таләп итә. Безнең татар милләтендә б ер начар гадәт бар - бераз үсә башласаң, шапылдатып башка суга торган. Шуны әйтәсем килә, бүгенге көндә яшьләр арасында кассага эшли торган 4 - 5 кенә артист бар. Мәсәлән, Рифат Зарипов, Данил Сабиров... һәм мин мәхлугыгыз булам. Үтерәләр инде "чәйнәп". Тамашачы каршына мин бүген генә килмәгән. 10 елдан артык көчемне куеп тапкан һәр тиен акчамны шушы иҗат юлына салып, әкрен генә с әхнәгә ү рмәләп к иләбез.
Без бит чыгып шәрә калып чишенмәдек, "аты-маты" дер китереп сүгенмәдек. Урыны белән кызык лар да сөйләдек, җитди темалар да күтәреп чыктык. Тамашачы ясалма артистлардан, артык җитди җырлардан туйды. Аның, концертка килгәч, кайгы-хәсрәтен онытып, ял итәсе килә. ә минем җырларның сүзләренә иг ътибар итсәгез, алар бит шырдый-бырдый түгел, ул шигырьләрне үз гомерләрен иҗатка багышлаган ш агыйрәләр яза.
Хат авторы Флюра ханым белән килешәм, авылларда, шәһәрләрдә хәзер күп концертка тамашачы йөрми. Бу безнең бәхетсезлегебез дип саныйм. Мәдәниятебез, телебез, динебез бетсә, башка милләт кешесе булып китмәбезме? Шулай да, кеше йортын тикшерер алдыннан үз йортың да тәртип салу кирәктер, мөгаен.
Авылдан чыгып, ярты ятимлектә үсеп, үз көчебез белән тамашачы җыя алганбыз икән, коллективыма рәхмәт әйтәм. Минем иҗатымны хөрмәт итеп
концертка килгән Бөгелмә халкына, башымны иеп, рәхмәт әйтәм".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса