Бөгелмәгә Фирдүс көлә килә...
Бөгелмәне уратып алган Азнакай, Әлмәт, Лениногорск районнары сәхнәләре татар артистлары белән шаулап торганда, безнең шәһәрне алар читләтеп үтә. Нигә шулай икәнен алар үзләре дә яшерми, тамашачы җыюы авыр, диләр. Тик нигә соң татар эстрадасында әле яңа йолдыз булып кабынган Фирдүс Тямаев инде өченче тапкыр Бөгелмәгә килергә булган? Фирдүс үзе бу...
Бөгелмәне уратып алган Азнакай, Әлмәт, Лениногорск районнары сәхнәләре татар артистлары белән шаулап торганда, безнең шәһәрне алар читләтеп үтә. Нигә шулай икәнен алар үзләре дә яшерми, тамашачы җыюы авыр, диләр. Тик нигә соң татар эстрадасында әле яңа йолдыз булып кабынган Фирдүс Тямаев инде өченче тапкыр Бөгелмәгә килергә булган?
Фирдүс үзе бу сорауга болай дип җавап бирә:
- Яшермим, беренче килгәндә үзем дә бераз шүрләгән идем. Беренче җырым белән Бөгелмә тамашачысы алдына чыгып баскач, үземне дәүләт имтиханындагы кебек хис иттем. Ә аннан... авызымны ачуым булды, бер сузып җибәрүем булды, зал тутырып килгән бөгелмәләрнең нурлы йөзләренә, балкып торучы күзләренә багуым булды... Эшләр хутка китте!
Ә, гомумән, Бөгелмә тамашачысы белән Фирдүс инде беренче соло концертына кадәр үк таныш булган.
- Биредә туйлар алып барган идем, Гүзәл Уразова иҗат төркемендә эшләп йөргән чагымда концерт белән дә килгәнебез бар иде. Шуңа күрә мин бөгелмәләрнең яхшы тамашачы икәнен белеп килдем, - ди ул.
Гадәттә, беренче чыгышка халык әле сынау өчен килә, ниндирәк әртист микән, нәрсә белән ашарга була икән бу "төш"не, дигән кебегрәк. Икенче концертка инде тамашачы белеп, үз зәвыгына туры китереп килә. Шуңа да зал тутырып биюләр, соңыннан дәррәү Фирдүс артыннан сәхнәгә менеп китүләр, анда 2 - 3 җыр рәттән әйлән-бәйлән уйнаулар беркемне дә шаккатырмады.
Нәкъ менә Көлке көнендә - 1 апрельдә Бөгелмәгә килүенә исә: "Халык үзе "виноват"!" - ди Фирдүс. Социаль челтәрләрдә чакырулар күп килде, концертларымны оештыруда ярдәм итүче Гөлнара ханымга да мөрәҗәгатьләр булган. Шулай итеп, Көлке көненең җисемен-асылын туры китереп билгеләп үтүчеләр бу көнне Тямаев-шоуга агылачак. Көлке көлә килә, Фирдүсне ияртә килә... Концерт-тамаша Техника йортында 18 сәгатьтә башлана.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа