Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре бер шикләнелүче тарафыннан кылынган ике җинаятьне ачкан
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре бер шикләнелүче тарафыннан кылынган ике җинаятьне ачкан

Ул кулга алынган, сак астында.

Полиция хезмәткәрләре Татарстанда яшәүче 26 яшьлек элек хөкем ителгән ир-атның ике җинаятькә катышын ачыкладылар.

Беренчесе: җинаятьче танышының кесә телефоныннан аның рөхсәтеннән башка файдалана һәм микрокредит оешмасында 15 мең сумлык кредит рәсмиләштерә. Акчаны үз ихтыяҗларына сарыф итә. Банк счетыннан урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 3нче өлеше «г» пункты).

Икенчесе: зыян күрүче белән низагтан соң ир-ат рөхсәтсез аның «Лада Калина» автомобиленең ачкычларын һәм документларын алып Санкт-Петербургка китә, анда машинасын өченче затка 50 мең сумга сата. Зур зыян китереп урлау факты буенча эш кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе нче өлеше «в» пункты).

Шикләнелүче кулга алынган һәм сак астына ябылган. Тикшерү барлык хәлләрне ачыклый һәм аның башка җинаятьләргә катнашын тикшерә.