Бөгелмәдә Пацаев урамында шәхси торак йорт янган
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә Пацаев урамында шәхси торак йорт янган

Түбә астыннан төтен чыккан.

64 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге элемтә пунктына янгын турында хәбәр килгә. Бөгелмәдә, Пацаев урамында шәхси торак йорт янган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йорт түбәсе астыннан төтен чыгуы күзәтелә. Янгынның башка биналарга күчү куркынычы булмый. Хуҗа янгын сүндерү хезмәткәрләрен каршы ала һәм өйдә беркем дә юк, дип хәбәр итә.

Янгынның башлангыч сәбәбе — мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы эчке хезмәт лейтенанты В.С. Әхмәдуллина мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.