Бөгелмә районының Ключи авылында хужалык корылмасы янган
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районының Ключи авылында хужалык корылмасы янган

Сәбәбе ачыклана.

5 ноябрь көнне сәгать 00:41дә 64нче янгын-коткару бүлегенең элемтә пунктына янгын турында хәбәр килә. Янган хужалык корылмасының адресы: Бөгелмә районы, Ключи авылы, Лесная урамы.

Хужалык корылмасында ачык яну күзәтелә. Утның тирә-якка таралу куркынычы булмый. Янгынның башлангыч сәбәбе — ачыклана. Һәлак булучылар һәм җәрәхәт алучылар юк.

Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты В.С. Әхмәдуллина янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга кирәклеген искәртә.