Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
17 августта 03:12 сәгатьтә 64нче янгын-сүндерү элемтә пунктына Бөгелмә районы Иске Казанка авылының Казан урамындагы шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр килә.
03:24 сәгатьтә янгын урынына килеп җиткәндә, йортның түбәсе тулысынча ачык ялкын белән яна һәм ишелеп төшә. Керү ишеге ачык була. Йорт хуҗасы янгынны сүндерүчеләрне каршы ала һәм эчтә беркем дә юклыгын хәбәр итә. Ярдәм сораучы булмый.
Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 104 кв. м булган торак йорт һәм мунча тулысынча янып бетә.
Янгынның башлангыч сәбәбләре ачыклана.