Зәйдәге авариядә һәлак булган Мариянең әнисе: Үстердем, әмма саклап кала алмадым
Казанның Идел буе районы суды Александр Ижмуковны 2 сентябрьгә кадәр кулга алу турында карар чыгарды. 2 июль төнендә Зәй районында куркыныч авариягә очраган "Самара - Ижау" автобусы белән ул идарә иткән була. Ижмуков үзе әйтүенчә, ул юлчыларны уттан чыгару өчен барысын да эшләгән. Йөртүче берничә көн хастаханәдә ятып чыкты, хәзер...
Казанның Идел буе районы суды Александр Ижмуковны 2 сентябрьгә кадәр кулга алу турында карар чыгарды.
2 июль төнендә Зәй районында куркыныч авариягә очраган "Самара - Ижау" автобусы белән ул идарә иткән була. Ижмуков үзе әйтүенчә, ул юлчыларны уттан чыгару өчен барысын да эшләгән. Йөртүче берничә көн хастаханәдә ятып чыкты, хәзер аны тикшерү изоляторында тотачаклар.
14 кешенең үлеменә китергән авария сәбәпләрен тикшерү эше дәвам итә. ЮХИДИ вәкилләре исә үз фаразларын атна башында ук җиткерде. Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Добряков әйтүенчә, һәлакәт вакытында автобусның тизлеге сәгатенә 70 чакрым урынына 87не тәшкил иткән. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүче рульгә арыган килеш утырган дип фаразлый. Авария вакытында автобус белән идарә иткән йөртүче рульгә Тольяттида ук утырган - монысы шаһитлар сүзе.
Кичә Чаллыда бу һәлакәттә гомерләре өзелгән ирле-хатынлы Нина һәм Сергей Подгорныйларны җирләделәр. Ике көн элек Зәй районының Сәвәләй авылында Мария Галимованы җир куенына салдылар. Самара медицина университетын тәмамлап, диплом алып, өенә кайтуы була аның. Әнисе Регина ханым бу көннәрдә күргәннәре турында телефон аша "ВТ" хәбәрчесенә сөйләде.
- Марияне 20 яшемдә таптым. Тик әтисе белән яшәп китә алмадык. Яшьлек хатасыдыр инде, ялгыштык. Юлларыбыз аерылды. Кызыбызга биш яшь чагында мин Раушанга кияүгә чыктым. Мария дә аны бик яратты. Раушан кызы буласым килә, ул минем әтием булсын, ди торган иде. Ә мин аңа чын әтисенең Александр икәнен кабатлап тордым. Кызыбыз үзе сайлады. Аннары Раушан баланы үз исеменә яздыртты. Еш аралашмасак та, үз әтисен дә онытырга ирек бирмәдем, - дип сөйли Регина ханым. - Яшьли тапкач, кызым белән дуслар кебек идек. Кибеткә кием сайларга барабыз: сатучылар, апаң белән дә киңәшләш, дип миңа төртеп күрсәтә. Мария - акыллы бала, мине заманадан калышмаска өйрәтә иде. Хәзер шулай итәләр, болай итәләр, дип киңәшен бирә иде.
Мария кечкенә чагында Зәйдәге татар гимназиясендә белем ала, андагы "Мирас" ансамбленә дә йөри. Татарча җырларга, биергә ярата. Самарада бергә укыган Нурлат кызына да болай дип кабатлый: "Әйдә әле, рәхәтләнеп татарча җырлыйк, биик. Өйрәтик әле бу самараларны татарчага". Самарага аны табиб булу хыялы алып килә. Ординатурада укып, анестезиолог-реаниматолог булырга тели. Бу юлы Зәйгә кайткач, мәтрүшкәгә барырга җыена. "Эшкә мәтрүшкәле чәй алып барырмын, - дип хыяллана. - Әнием, өзелеп Сәвәләйне һәм Казанны сагындым. Кайткач, бергәләп Казанга барырбыз әле, яме". Казанга баралар алар, тик аерым-аерым. Башта Мариянең мәетен алып китәләр, аннары аны танырга дип әти-әнисе килә.
Үлем һәрчак үкенечле
Әти-әнисе Мария янына еш кына үзләре барып йөри. Каникул вакытларында исә барып алып кайталар. Регина ханым кызының автобуста йөрүен бик үк өнәп бетерми. "Мин аңа гел Чаллы автобусына утырырга куштым. Алар кумый да, тыныч йөртә. Ижаулар чаба. Бервакыт шушы рейс белән кайтканда ватылганнар. Юлда бик озак торганнар, аннары икенче автобуска күчеп утырганнар. Ул вакытта бик борчылдым, башка боларга утырма, дидем. Бу юлы әтисе барып алырга җыенган иде. Тик иртәгәсен командировкага китәсе булгач, юлга чыкмады. Барып кына аласы булган да бит, - дип елый кызның әнисе. - Хәзер үкенәбез, тик нишләмәк кирәк?! Фаҗига буласы көнне күңелемә ник бер начар уй килсен? Бәйрәм көн, шатланып Марияне көттек. Кызым автобуска утыруга миңа хәбәр җибәреп торды, берничә мәртәбә телефоннан сөйләштек. Өйгә кайтырга бик ашкынды". Мариядән соңгы хәбәр Якты Күл авылы яныннан килә. Зәйгә нибары 10 чакрым ара калган була.
Ике көн эзләдек
Әти-әнисе кызларын каршы алырга дип шәһәр башына чыга. Марияне машинада көтәләр. "Бервакыт олы юлда зур ут күренде. Төнлә машиналар күп түгел, нидер булганын сизеп алдык. Тизрәк шунда чаптык. Янган автобусны күргәч тә, кызымны исәндер дип өметләндем. Табиблыкка укыгач, кешеләргә ярдәм итәдер, соңыннан чыгар дип тә уйладым. Әмма ул чыкмады, - ди Регина ханым. - Күңелем баламның инде булмаганына ышанмады. Аптырагач, юл читендәге кырдан, агачлар арасыннан эзли башладык. Кычыткан арасында ятучы бер хатынны күреп алдым. Аны "Ашыгыч ярдәм" машинасына утыртып җибәрдек. Автобустан исән чыккан бер хатын исә Мариянең башына нидер төшүен, аннары кызымның аңын югалтып егылуын әйтте. Автобус янында кычкырып елап тордым. Күз алдына китерәсезме: кеше белән тулган автобус яна һәм аларга берничек тә ярдәм итеп булмый. Акылдан шашарлык хәл!" Мариянең әтисе кызын коткарырга дип ут эченә кермәкче була. Әмма автобуска якын да килеп булмый. Алар әле тагын ике көн буе кызларын эзли. Автобустан чыгып өлгергәндер, бәлки, кайдадыр яраланган килеш ятадыр дип өметләнәләр.
Башка берәү белән дә сөйләшмәм дигән идем
Ә бу вакытта аларны Казанда Мариянең мәете көтә. "ДНК анализларын алгач, безгә һәлак булган кешеләрнең фотоларын күрсәтә башладылар. Мәетләрне карамагыз, йөрәгегезгә авыр булачак, диләр. Ә мин икесен дә карадым. Фотосын күрүгә үк бәбекәемне таныдым. Ана күңеле беркайчан да ялгышмый ул. Бала тудыру йортында да, кечкенәсен тапкач, бутап китергәннәр иде. Кулыма алуга ук аңлап алдым, тавыш чыгардым, - дип сөйли Регина ханым. - Бу көннәрдә акылдан язам дип торам. Әмма тынычланырга кирәк иде. Президентыбыз түзгән кайгыга мин түзәргә тиеш. Сабыр итәргә тырыштым. Тик буламы соң? Җитмәсә, журналистлар башымны әйләндерә. Һаман саен бер сорау бирәләр, нәрсәдер төпченәләр. Башка берәү белән дә сөйләшмәм дигән идем инде. Татарча эндәшүегез, хәлемне аңлап сөйләшүегез күңелемне тынычландырды. Ни генә язмыйлар кызым турында?! Әллә ниләр бутап бетерделәр".
Шөкер, Галимовлар гаиләсен ялгыз калдырмыйлар. Туганнар да, танышлар да, таныш булмаганнар да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. "Район хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров көн-төн шалтыратты, җылы сүзен, ярдәмен кызганмады. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем дә хәлемне белешеп тордылар. Район башлыгы Разиф Кәримовның да ярдәмен тойдык. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗинага, Республиканың суд-медицина экспертизасы хезмәткәрләренә, ярдәм күрсәткән психологлар Ольга белән Индирага рәхмәт. Барысының да кайгыбызны уртаклашасы килә. Җирләү чыгымнарын күтәрделәр, 100 кешелек өстәл әзерләделәр. Кызым белән хушлашырга хәтта чит төбәкләрдән дә килүчеләр булды, - ди Регина ханым. - Зәй халкына рәхмәтем чиксез. Сәвәләйлеләр алдында баш иям. Без андагы йортыбызны сатып, Зәйгә күчкән идек. Балам үлгәч, элеккеге йортыбызга туктала алырбызмы, дип тә борчылдым. Кайтуыбызга йортның бүгенге хуҗалары, алдан берни сөйләшмәгән килеш, капканы ачып көтеп торалар иде. Шуңа да күңел булды. Мең рәхмәт аларга! Без юлга чыкканда Зәйдә коеп яңгыр явып калды, Сәвәләйгә кайтып туктагач, ялтырап кояш чыкты. "Мария монда кайтканына сөенде, диделәр. Ул бит шунда үскән бала!"
Рәхмәт сиңа...
Мариянең үз әтисе Александр Түбән Новгородта яши икән. Фаҗига турында аңа да җиткерәләр. Регина Михайловнаның телефон номерын бирәләр. "Марияне озатырга кайтыйм әле, дип шалтыратты. Мин телефонны Раушанга бирдем. Ә ул шулкадәр мәрхәмәтле, акыллы кеше, каршы килмәде, әлбәттә. Александр, кайткач, Раушанга үз кызын кадерләп үстергәне өчен рәхмәт әйтте. Раушан исә, үстерүен үстердем, тик саклап кала алмадым, диде. Икәүләп кочаклашып еладылар", - дип күз яшен түгә Регина ханым.
Җомга аларны фаҗигадә һәлак булганнарның якыннарына тиешле бер миллион сум акчаны рәсмиләштерергә чакырганнар. "Баламны бернинди акча белән дә алыштырып булмый. Бу хәлләрне күрәчәк, язмыштыр дип уйлыйм. Гомерең бетсә, бернишләп тә булмый. Интернетта минем сеңлем исеменнән Мариянең якыннарына дип акча җыючылар барлыкка килгән. Безгә бик уңайсыз. Без бер тиен акча да җыймыйбыз. Зинһар, кешеләр алданмасын! - ди ул. - Булганнарга күңелебез ышанмый. Кызыбыз еракта укый, эшли дип яшәрбез инде. Сагынуыма чик-чама юк. Йөрәгемнең әрнүен үзем генә беләм. Әле бит быел мәктәпне тәмамлаган Лилиябез бар. Аңа да бик авыр. Бу кайгыны барыбызга да бергә күтәрергә туры киләчәк".
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа