Зур тормышка юллама
Инде белгәнебезчә, үткән атнада гомуми белем бирү мәгариф учреждениеләрендә чыгарылыш кичәләре гөрләде. Шундый ук бәйрәмнәр һөнәри белем бирү учакларында да үтте. 23 июнь көнне Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы үз карлыгачларын зур тормыш юлына озатты. Бәйрәм тантанасы Техника йортында узды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы турында шәһәребездә белмәгән кеше юктыр. Аның даны безнең республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы таралган. Моның шулай икәнен читтән килеп укучы студентларның күп булуы ачык дәлилли. Димәк, әлеге уку йортында җәмгыятебез өчен кирәкле һәм ихтыяҗ булган һөнәрләргә өйрәтүләре көн кебек ачык. Соңгы елларда техникумның "Татнефть" компаниясе белән хезмәттәшлеге дә киләчәккә зур өметләр уята. Бигрәк тә шәһәребездә иң көчле предприятиеләрнең берсе саналган Бөгелмә механика заводы өчен хезмәткәрләр хәзерләү, ике арада башланган хезмәттәшлек сөендерә. Уку йортын тәмамлаган яшьләребез үзебезнең шәһәрдә калып, көч куялар икән, моңа ничек шатланмыйсың ди инде?! Монда инде яшьләр - безнең киләчәгебез дип сөйләнү генә түгел, ә аларны чыннан да эш урыннары белән тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Һәм бу юнәлештә Бөгелмә механика заводы һәм Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы арасында башланган ике яклы хезмәттәшлек бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Бу турыда бәйрәм тантанасына килгән Руслан Җәләлетдинов /БМЗ кадр-лар бүлеге җитәкчесе/ ачык итеп, мисаллар китереп сөйләде. Заводта нинди һөнәрләр булуын, кемнәр кирәклеген җиткерде. Техникумны төрле елларда тәмамлаган 177 хезмәткәрнең заводта төрле урыннарда эшләвен дә әйтте ул һәм киләчәктә әлеге сан бары тик арта гына барыр дигән ышанычын да белдерде, ә моның өчен бүгенге көндә барлык шартлар да тудырылган.
Техникум быел үзенең 123 укучысы /шуларның 37се читтән торып, экстернат юлы белән белем алган/ белән саубуллашты. Алар технолог, техник, техник-электрик, бухгалтер, программист һөнәрләрен үзләштергәннәр. Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы директоры Ирек Хәбипов чыгарылыш сыйныф студентларын диплом алулары белән чын күңеленнән тәбрик итте. "БМТ сезгә зур тормышка аяк басканда - трамплин, алган дипломнарыгыз олы юлга юллама булсын", - дип, белем алганлык турындагы таныкнамәләрне тапшырды. Быелгы чыгарылыш студентларының алтысы: Марина Ермолаева /034 нче төркем/, Юлия Дворникова, Анастасия Ямасова /841 нче төркем/, Ренат Зәкиев /машина төзү технологиясе төркеме/, Эльвира Мәсәлимова һәм Рузалия Җәләева /846 нчы төркем/ "бик яхшы" билгеләренә генә укыганнар, аларга кызыл дипломнар тапшырылды /рәсемдә/. Әлеге студентларның әти-әниләренә шундый тырыш балалар үстергәннәре өчен Рәхмәт хатлары бирелү шатлык өстенә шатлык булды. Хәер, калган диплом алучылар да бик бәхетле иде бу көнне. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, дүрт ел буена белем алулар бушка китмәгән, хәзер исә дипломлы хезмәткәр буларак эшкә урнашырга, теләгән очракта югары уку йортларының берәрсендә белем алуны дәвам иттерергә дә була, анысы инде һәркемең үз иркендә. Ничек кенә булмасын, әлеге яшьләрнең киләчәк тормышында Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы бары тик якты хатирәләре белән генә исләренә төшеп торыр, ә алар исә сагынган чакларында уку йортына килеп, үзләренә белем биргән укытучылары-остазлары белән очрашырлар, ике арадагы элемтә беркайчан да өзелмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа