Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Зарың булса зарланып кал

2 нче лицей укучыларының әти-әниләре шәһәр җитәкчелеге белән очрашты. Аларны узган елны Бөгелмәдә башкарылган эшләр белән шәһәр мэрының урынбасары Ирина Белова таныштырды. Күзгә-күз очрашу тиз арада мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. 2 нче лицей актлар залына җыелган халыкның балаларына физик, мәдәни тәрбия бирү мөмкинлекләре өлкәсендә сораулар шактый тупланган. Шуларның берсе -...


2 нче лицей укучыларының әти-әниләре шәһәр җитәкчелеге белән очрашты. Аларны узган елны Бөгелмәдә башкарылган эшләр белән шәһәр мэрының урынбасары Ирина Белова таныштырды.
Күзгә-күз очрашу тиз арада мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. 2 нче лицей актлар залына җыелган халыкның балаларына физик, мәдәни тәрбия бирү мөмкинлекләре өлкәсендә сораулар шактый тупланган. Шуларның берсе - "Яшьләр сараеның" киләчәге. Бу сорауга инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов җавап тотты. "Бүгенге көндә проектка кагылышлы документлар инде әзер, ләкин аны үтәп чыгар өчен әлегә финанслар юк. Киләчәктә "Яшьләр сарае"н төзекләндерү планда бар", - дип белдерде ул.
Тротуарларның кардан чистартылмавына кагылышлы зар берничә кешедән яңгырады. Аларның берсе Комаров урамы, ә икенчесе Чаңгы базасына илтүче җәяүлеләр юлы хакында булды. "Балаларыбыз да, үзебез дә бик теләп йөрибез чаңгы шуарга, ләкин анда барып җитәр өчен безгә машина юлына чыгарга кирәк, ә бит анда юлның куркыныч участогы", - дип зарын белдерде берәү залдан, аңа башкалар да кушылды. Әлеге мәсьәләне тиешле органнарга җиткерербез дип белдерде Вахит Гарәфетдинов.
1 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бүгенге хәле дә әти-әниләрне борчуга сала. Әлеге спорт мәктәбе гимнастлары Бөгелмәне бөтен Россиягә танытты. Һәр ярышта алар яхшы нәтиҗә күрсәтә, ләкин укучыларга, капиталь ремонт таләп итә торган бинада шөгыльләнергә туры килә. Бюджетта әлегә бу мәсьәләне хәл итәр өчен акча каралмаган дип белдерде җаваплы затлар.
Очрашу барышында һәркем үз зарын, борчыган мәсьәләләрен җиткерде һәм җитәкчеләрдән җавап ала алды.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса