Юл ясаучылар кисәтү алды
"БУАД" җәмгыяте эшеннән бөгелмәлеләр канәгать түгел икән. Бу турыда сүзне шәһәр мэры Линар Закиров кузгатты. --Ленин урамындагы юлны сез ремонтладыгыз. Тик сез салган асфальт инде яңгыр суы белән юыла башлаган. Бу нинди хәл? Мин Президенттан бюджеттан тыш акча сорап алдым. Ә сез миллионнарны суга агызасыз... Бу башка сыймый торган эш....
"БУАД" җәмгыяте эшеннән бөгелмәлеләр канәгать түгел икән. Бу турыда сүзне шәһәр мэры Линар Закиров кузгатты.
--Ленин урамындагы юлны сез ремонтладыгыз. Тик сез салган асфальт инде яңгыр суы белән юыла башлаган. Бу нинди хәл? Мин Президенттан бюджеттан тыш акча сорап алдым. Ә сез миллионнарны суга агызасыз... Бу башка сыймый торган эш. Сезне әлеге эшне башкарудан азат итәчәкмен. Бүгеннән тикшерү инспекциясен чакырып алачакбыз. Алар сез салган асфальтның сыйфатын караячак, -- диде ул видеокиңәшмәдә.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр һәм райондагы юлларны ремонтлау өчен 300 миллион сумга якын акча бүленеп бирелгән, шул рәвешле, быел шәһәр һәм район юлларын, ишегалларын төзекләндерергә мөмкинчелек бар.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа