Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Йомгаклар… Планнар… Яңа ел бизәкләре…

Бүгенге көндә торак һәм социаль объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, фельдшер-акушерлык пунктларын, амбулаторияләрне, хастаханәләрне, клубларны, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча рес-публика программалары үтәлде.

6 декабрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә уз-ган эшлекле киңәшмәдә башкарылган эшләрне документлаштыру һәм 2015 елгы программаларга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, хезмәтне саклау өлкәсендә эш дәвам итә. Контроль-күзәтчелек органнары төзелә торган объектларда атна саен техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшереп торалар. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе быел барлыгы 931 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуларга карата 19 268 мең сумлык штраф салу турында 508 карар чыгарган. Бүгенгә республика буенча 11 416 мең сум штраф түләттерелгән.
Ятим, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә республика җитәкчелегенең күз уңында тотыла. Бу программа кысаларында, 19 муниципаль берәмлектә берәр бүлмәле 309 фатир алу планлаштырыла. 2014 елның 5 декабренә 211 торак бинага милек хокукы
рәсмиләштерелгән, шулардан 182сендә ятим балалар белән найм килешүе төзелгән, 98 торак бина буенча документлар рәсмиләштерелә. Барлык торак урыннар да файдалануга тапшырылган. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ел азагына кадәр торак урыннарның рәсмиләштерелеп, ятим балаларга тапшырылачагын җиткерде.
5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча ел башыннан бирле 122 миллион сумлык 37 сертификат бирелгән. 5 декабрьгә барысы да тормышка ашырылган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук төзелеш өлкәсендәге 2015 елда гамәлгә ашырылачак программалар турында да сөйләде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль берәмлекләр башлыкларына тиешле документларны билгеләнгән срокларда тапшыру бурычын йөкләде.
Киңәшмә ахырында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов КС-2 формасын (план 93 процентка үтәлгән) тапшыру эшен тәмамлау өчен җаваплы җитәкче-белгечләргә бер атна вакыт бирде. Ул шулай ук 2015 ел программаларын гамәлгә кую өчен җир участоклары әзерләү эшен контрольгә алырга кушты.
Яңа елга да бик аз вакыт калып бара. Фәнис Мөхәммәтов, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, 15 декабрьгә кадәр шәһәрне бизәү эшен төгәлләргә кирәклеген җиткерде. "Аэропорт ялт итеп бизәп куелган, гөлт итеп тора, шул ук вакытта җылылык челтәре, вокзал кебек урыннарда бернинди дә хәрәкәт күренми", - диде һәм бу эшне активлаштыруны сорады.
Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса