Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

“Әйлән-бәйлән”: дуслыкны ныгытучы йола (+ФОТО)

27 - 28 июньдә республикабызның Әлки районында Татарстан халыклары традицион уеннарының "Әйлән-бәйлән" дип аталган I республика балалар фестивале булып үтте. Фестивальдә катнашучылар ике көн дәвамында Татарстан территориясендә яши торган халыкларның милли уеннарын күрсәттеләр. Бөгелмә муниципаль районыннан анда "Үзәкләштерелгән клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесе Прогресс авылы мәдәният йортында мөдир Н. Шаталина...

27 - 28 июньдә республикабызның Әлки районында Татарстан халыклары традицион уеннарының "Әйлән-бәйлән" дип аталган I республика балалар фестивале булып үтте.

Фестивальдә катнашучылар ике көн дәвамында Татарстан территориясендә яши торган халыкларның милли уеннарын күрсәттеләр. Бөгелмә муниципаль районыннан анда "Үзәкләштерелгән клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесе Прогресс авылы мәдәният йортында мөдир Н. Шаталина һәм режиссёр-куючы А. Азорова җитәкчелегендә эшләп килүче "Овации" театр студиясе катнашты.

Бәйгенең беренче көнендә безнең команда үзенең визит карточкасын тәкъдим итте: туган төбәк, анда яшәүче халыклар һәм аларның гореф-йолалары турында сөйләде. Жюри агач кашыкларда музыкаль номер башкаруны югары бәяләде.

Икенче көнне студия "Бирюльки" уенын күрсәтте. Моннан тыш, фестивальдә катнашучылар "Ашык" төрек-татар уенында барысы бергә күмәкләп уйнадылар.

Фестиваль йомгаклары буенча Прогресс мәдәният йортының "Овации" студиясе "Әйлән-бәйлән" I республика балалар фестиваленең I дәрәҗәле лауреат дипломына лаек булды.

Нина ШАТАЛИНА,

Прогресс авылы мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса