Яшьләргә – яшел ут!
"Татнефть" җәмгыяте Бөгелмә механика заводы вәкиле Мәскәүдә "Крокус Экспо" күргәзмәләр үзәгендә узган "Яшь профессионаллар" (World SkillsRussia-2016) чемпионатында 1 нче урынны яулады. "Татнефть" җәмгыяте Бөгелмә механика заводының конструкторлык-технологик хезмәт технигы Линар Миңнәхмәтов "CAD инженерлык дизайны" - проектлау функцияләренең мәгълүмати технологияләрен гамәлгә ашыра торган автоматлаштырылган система компетенциясендә 1 нче урынны алды. Линар...
"Татнефть" җәмгыяте Бөгелмә механика заводы вәкиле Мәскәүдә "Крокус Экспо" күргәзмәләр үзәгендә узган "Яшь профессионаллар" (World SkillsRussia-2016) чемпионатында 1 нче урынны яулады.
"Татнефть" җәмгыяте Бөгелмә механика заводының конструкторлык-технологик хезмәт технигы Линар Миңнәхмәтов "CAD инженерлык дизайны" - проектлау функцияләренең мәгълүмати технологияләрен гамәлгә ашыра торган автоматлаштырылган система компетенциясендә 1 нче урынны алды.
Линар Миңнәхмәтов 2015 елда Казанда узган World Skills Бөтенроссия чемпионатында әлеге компетенциядә җиңү яулаган иде инде. Ул быел да Россия бәйгесенең Татарстан Республикасы төбәгендә беренче булды.
World Skills - коммерцияле булмаган халыкара хәрәкәт ул. Аның максаты - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм иң яхшы гамәлләрне, профессиональ стандартларны гармонияләштерү юлы белән һөнәри белем бирүне үстерү. Бүген бу хәрәкәт 65 дәүләтне берләштерә инде.
Чемпионат РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән "Яңа проектларны күтәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" коммерцияле булмаган автоном оешманың уртак проекты кысаларында уздырыла. Бу эш Россия Федерациясенең югары технологияләргә корылган сәнәгать тармаклары өчен эшче кадрлар хәзерләүнең нәтиҗәле юнәлешләрен булдыруны күздә тота.
Бөгелмә механика заводы, Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып, әлеге дәүләткүләм чемпионатта катнаша башлады.
"Татнефть" җәмгыяте Бөгелмә механика заводы хезмәтчәннәре World Skills экспертлары квалификациясенә ия булу өчен махсус курсларда укыйлар. Бу исә Компаниядә World Skills хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерү өчен мөһим адым булып тора. Тупланган тәҗрибәне чемпионатта катнашачак яшьләргә өйрәтү дә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа