Ил-көн сулышы
Ялны – файдалы итеп
"Сосновка" лагеренда өченче смена ахырына якынлашып килгәндә, тиздән балаларның транспорт хәрәкәте көчле булган шәһәр урамнарына кабат кайтып төшәчәген күздә тотып, педагоглар, "ТР Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе" Бөгелмә филиалы җитәкчесе
Т.В. Баянова белән берлектә, шәһәр урамнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең никадәр мөһим икәнлекләрен искә төшерү өчен махсус...
Программа башында ук һәрбер отряд үзләре әзерләгән көлкеле-шаян юл билгеләрен күрсәттеләр, алар, бердән, лагерьны бизәү чарасына әверелсә, икенчедән, балаларга куркыныч янавы турында кисәтү билгесе булып та торалар иде. Ярышта катнашучылар әзерләгән хезмәтләрен бик кызыклы рәвештә тәкъдим иттеләр, яраткан лагерь юлларында үзләрен имин хис итәргә теләүләрен дәлилләп күрсәттеләр. Вожатыйлар иң "тавышлы", иң "ярсу" балаларны сайлап алган иде, шуңа да бу чара бик җанлы үтте.
Аннары аларның һәммәсенә дә "Юлларда иминлек" дип атала торган танып-белү марафонында катнашырга тәкъдим ителде, балалар юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр, спорт ярышларында катнаштылар, биремнәр үтәделәр. Педагоглар исә программада әкият геройлары буларак чыгыш ясадылар.
Күңелле һәм файдалы чара ахырында балаларга бүләкләр, яктылыкны чагылдыра торган браслетлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса