Утта да янмый торган агач йорт
Тузган торак программасы буенча гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсендә, Бөгелмәнең Комсомол урамында ике катлы йортны төзеп бетереп киләләр (бу турыда газетабызның үткән санында бераз әйтеп һәм күрсәтеп узган идек инде). Агач йорт заманча немец технологиясе буенча торгызыла. Шәһәр җитәкчелегенең "Деловая Россия" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Германия...
Марина Колесникова,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Әлфия Мостафина тәрҗемәсе.
Объектта эшнең барышы белән танышу максатында, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, "Деловая Россия"нең "Инжиниринг" тармак бүлеге эксперты Сергей Пентегов һәм "Consulting & Technologietransfer GmbH" фирмасы директоры Клаус Шаллер белән берлектә, төзелеш мәйданчыгында булды. Фирма директоры йортка уңай бәя бирде. Безнең шәһәр мондый технологияне куллану буенча старт мәйданчыгы ролен үти икән. "Без Германиядә булдык, тәҗрибәне өйрәндек, агач йортлар төзүче заводны карадык, - ди И.Касыймов. - Менә шунда булып кайтканнан соң, Бөгелмәдә дә андый йортлар булырга тиеш дигән карарга килдек. Клаус Шаллер бу йортны төзүгә үз акчасын тотты. Ноябрь урталарында шәһәрнең Югары бистә районында барак тибындагы йортта яшәүчеләрне бирегә күчерәчәкбез. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә исәп тотабыз".
Әйе, мондый торакның өстенлекләре дә байтак икән шул. "Кирпеч йортка караганда, экономияле, тиз торгызыла, төзелештә экологик чиста материаллар кулланыла, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә, чөнки агач конструкцияләр янгынга каршы махсус сыекча белән эшкәртелгән. Мондый торак халыкның ышанычын тулысынча аклар дип ышанам", - ди К.Шаллер.
"Klaus Shaller Consulting & Tech- nologietransfer" фирмасының Бөгелмә төзелешләре мәсьәләсендә планнары зурдан. Киләчәктә инвестор Бөгелмәдә Европа стандартлары буенча йортлар төзү заводы ачарга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа