45 000 кешене сыйдырышлы яңа стадион төзелешен тәмамлау һәм шәһәрне чистарту, төзекләндерү, матурайту эшләрен башкаруда Казанга республиканың, муниципаль берәмлекләрнең ярдәме кирәк. Узган атнаның җомгасында видеоконференция режимында уздырылган республика киңәшмәсен ачып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы фикерне куәтләде.
Казан Универсиадага әзерлек финишына якынлашып килә. Татарстан башкаласында Халыкара студентлар спорты ярышлары стартына...
45 000 кешене сыйдырышлы яңа стадион төзелешен тәмамлау һәм шәһәрне чистарту, төзекләндерү, матурайту эшләрен башкаруда Казанга республиканың, муниципаль берәмлекләрнең ярдәме кирәк. Узган атнаның җомгасында видеоконференция режимында уздырылган республика киңәшмәсен ачып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы фикерне куәтләде.
Казан Универсиадага әзерлек финишына якынлашып килә. Татарстан башкаласында Халыкара студентлар спорты ярышлары стартына 110 көн генә калып бара.
"Kazan-Arena" төзелешенең барышына килгәндә, стадион төзелешенә бүген муниципаль районнардан 1 192 кеше җәлеп ителгән, аларның яртысына якыны - Татарстан районнарыннан җибәрелгән эшче көчләр. Ә ту-
лаем алганда, бу мөһим "гасыр төзе-леше"ндә 3 000нән артык кеше эшли.
Казан белән Чаллы үзләренә йөкләнгән эш күләмен инде тулысынча башкарып, өстәмә эшләргә керешкән. Түбән Кама, Әлмәт районнары вәкилләре дә зур активлык күрсәтә. Әмма шул ук вакытта кайбер районнарның эш графигыннан артта калуы билгеләп үтелде. Шунысы куанычлы, безнең район бу өлкәдә "яшел зона"да бара. Кайбер мәйданнарда эш участокларын төзелеш чүп-чарыннан вакытында арындырмау, карның чистартылмавы нәтиҗәсендә тоткарланган.
Рөстәм Миңнеханов якындагы 3 көндә кимчелекләрне бетереп, эш-ләрне тизләтергә чакырды. Эшче-ләре сүлпәнлек күрсәткән районнар җитәкчеләрен төзелеш мәйданына чакырып, сөйләшүләр уздырырга кушты.
Универсиадага кадәр калган вакыт эчендә башкаланы тәртипкә китерү, яшелләндерү буенча да алда зур эшләр тора. Президент бу эшләргә чынлап торып карлар эрегәч кенә керешеп булганлыгын, шуңа вакыт аз калуын искәртте.
"Аңлыйм, муниципалитетларның үзләренә йөкләнгән бурычлары да күләмле, аларны да үтәргә кирәк. Тик Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле бурычлар бер Казанныкы гына түгел, ул - республика, Россиякүләм бурыч. Ул илнең, республиканың имиджы белән бәйле", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.