Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә районында "Террорчылык җәмгыять өчен куркыныч" дигән темага мәгълүмат сәгате узды

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Берёзовка авылы мәдәният йортында "Террорчылык җәмгыять өчен куркыныч" дигән темага мәгълүмат сәгате узды. Очрашуга чакырылган Россия дәүләт хәрби гвардиясе ведомстводан тыш сак бүлеге полиция хезмәткәре Максим Исаев тыңлаучыларга террорчылык актлары вакытында, шартлаучан предмет табылган, яисә заложник итеп алынган чакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Чараның...

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Берёзовка авылы мәдәният йортында "Террорчылык җәмгыять өчен куркыныч" дигән темага мәгълүмат сәгате узды.

Очрашуга чакырылган Россия дәүләт хәрби гвардиясе ведомстводан тыш сак бүлеге полиция хезмәткәре Максим Исаев тыңлаучыларга террорчылык актлары вакытында, шартлаучан предмет табылган, яисә заложник итеп алынган чакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Чараның максаты балаларны һәм яшүсмерләрне экстремаль шартларда дөрес карар кабул итәргә, террорчылык актларын булдырмау өчен тирә-юньдәге вакыйгаларга игътибарлырак һәм күзәтүчән була белергә өйрәтү иде. Дөньяда булып торган вакыйгалар бездән бары тик уяулык һәм, андыйлар була калган очракта, саклана белү чараларын белүне таләп итә.

Г. ДӘҮЛӘТБАЕВА,

Берёзовка авыл мәдәният йорты мөдире.

А.Буряк фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса