Татарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше вафат булган
Татарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашындагы юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте. "Ике кеше юл һәлакәте булган урында ук үлгән. Һәлакәт урынына Алабуга үзәк хастахәнәсенең өч ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан", - дип билгеләде сәркатип. Айгөл Сәлимҗанова әйтүенчә, зыян күрүчеләрне Алабуга...
Татарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашындагы юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте.
"Ике кеше юл һәлакәте булган урында ук үлгән. Һәлакәт урынына Алабуга үзәк хастахәнәсенең өч ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан", - дип билгеләде сәркатип.
Айгөл Сәлимҗанова әйтүенчә, зыян күрүчеләрне Алабуга хастаханәсенә алып килгәннәр. Ике кеше авыр хәлдә, дүртесенең хәле уртача дип бәяләнгән".
Юл-транспорт һәлакәте Казан-Яр Чаллы трассасының 116 километрында булган.
"татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа