Табиблар бик кирәк безгә
2 февраль көнне Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә Ачык ишекләр көне узачагы, бу чараның респуб-лика күләмендә һөнәри юнәлеш күрсәтү максатында алып барыла торган "Ак халатлы фәрештәләр" дип исемләнгән проект кысаларында уздырылуы, проектның авторлары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россиядә иң өлкән югары уку йортларының берсе булган Казан дәүләт медицина университеты...
Бу көнне хастаханә һәм аның эчке дөньясы белән танышырга шәһәребезнең биш мәктәбеннән киләчәктә үз язмышларын медицина белән бәйләргә карар кылган 17 укучы килде. Булачак абитуриентлар өчен башта хастаханә буйлап экскурсия уздырдылар. Тамырлар дәвалау үзәгендә, анестезиология һәм реаниматология бүлегендә, имгәнгәннәрне дәвалау үзәгендә заманча иң яхшы җиһазлар белән таныштырдылар. Табиблар үзләренең эшләре турында гына түгел, ә ничек ял итүләре, төрле мәдәни һәм спорт чараларында катнашулары турында да сөйләделәр.
Ачык ишекләр көнендә чыгарылыш сыйныф укучылары "Бөгелмә ЦРБ" дәүләт сәламәтлек саклау автоном оешмасы баш табибы вазифаларын башкаручы Рамил Миргалимов, өлкән табиб Геннадий Крылов, яшь белгеч Василий Голованов һәм башкалар белән очраштылар. Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлап, быел туган шәһәребезгә эшкә кайтачак студент кыз Ольга Никонова да чыгыш ясады. Очрашу ахырында баш табибның медицина буенча урынбасары Фәид Ягъфәров үзенең телефон номерын бирде. Киләчәктә табиб һөнәрен сайларга ният иткән һәр укучыга, алдан сөйләшеп, "Ашыгыч ярдәм" машинасында төнге сменага дежур торып карау, операция ясаганны күрү һәм хәтта моргны да карап чыгу мөмкинлеге бирелә. Әлбәттә, болар барысы да квалификацияле кадрлар җитәкчелегендә эшләнәчәк.
Светлана ФӘХРИЕВА,
"Бөгелмә ЦРБ" дәүләт сәламәтлек саклау автоном оешмасы
матбугат хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа