Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

С.Сабурская Татарстанда сайлау участокларында инвалидлар өчен шартлар тудырылуын әйтте

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, Татарстандагы сайлау участокларында уңай шартлар тудыру буенча зур эш башкарылган. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шулай дип белдерде. "Һәр территориаль сайлау комиссиясе каршында эшче төркем булдырылды. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, сайлау участокларының кайберләрен биналарның беренче...

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, Татарстандагы сайлау участокларында уңай шартлар тудыру буенча зур эш башкарылган. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шулай дип белдерде.

"Һәр территориаль сайлау комиссиясе каршында эшче төркем булдырылды. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, сайлау участокларының кайберләрен биналарның беренче катына күчерергә, шул рәвешле, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сайлау мөмкинлеге тудырырга тәкъдим иткән идек. 2016 елда уңайлы тирәлек булмаган 451 участок исәпләнсә, бүгенге сайлауларда аларның саны 300 дән артык. Ягъни, бу вакыт эчендә зур эш башкарылган", - диде вәкаләтле вәкил.

Сәрия Сабурская инвалид коляскасында булганнар өчен аерым сайлау кабинкалары, начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен аерым бюллетеньнәр ясалуын да хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса