Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Советларның берләшкән сессиясе узды

3 июль көнне II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының һәм "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының чираттагы берләштерелгән сессиясе булып узды.

Сессиянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде.
1. ТР Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесен сайлау.
2. Бөгелмә шәһәр Советының 2013 елның 14 ноябрендә булып үткән XXXI сессиясендә кабул ителгән "Физик затларның милегенә салым салу турында"гы
2 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында.
4. Бөгелмә шәһәр Советының 2012 елның 19 июлендә булып үткән XVIII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре турында яңа басмада" дип аталган 2 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
5. Бөгелмә шәһәр Советының 2013 елның 23 декабрен-дә булып үткән XXXIII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә хакында"гы 5 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
6. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2013 елның 23 декабрендә булып үткән XXXIV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә хакында"гы 4 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
7. Бөгелмә муниципаль районы территориясендә яшәүче, 2014 елда Социаль ипотека программасы яклавына мотлак ихтыяҗ кичерүче гражданнарның исемлеге турында.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча сессиядә тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса