Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Сессия узды

2013 елның 21 феврале көнне икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы һәм "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе булып үтте.

Сессиянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Мәгълүматлардан файдаланучылар соравы буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирү тәртибе турында.
2. Мәгълүматлардан файдаланучылар соравы буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирү тәртибе турында.
3. Бөгелмә шәһәр Советының 2011 елның 20 декабрендә булып узган XIV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә гаммәви тыңлауларны оештыру һәм үткәрү тәртибенең нигезләмәсе турында"гы 4 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
4. Гаммәви тыңлауларны билгеләү турында.
5. Алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми торган социаль-мәдәни объектларга, гражданнарның күпләп җыелу һәм куркыныч чыганагы көчле булган урыннарга якын территорияләрне билгеләү турында.
6. Муниципаль заказлар һәм вәкаләтле органнар белән муниципаль заказчыларның үзара килешеп эшләве турында.
7. Участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар тәкъдим итү турында.
8. Бөгелмә муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы мониторинг үткәрү тәртибе турында.
9. Гражданин муниципаль хезмәттән киткәннән соң ике ел дәвамында хезмәт килешүе шартларында - оешмада, яисә (яки) гражданлык-хокукый килешүе нигезендә әлеге оешмада
вазифалар башкара икән, әгәр ул оешманың аерым муниципаль идарә итү функцияләре аның хезмәт вазифасына керсә, гражданинның бу хакта муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыкларын көйләү комиссиясенә хәбәр итү тәртибе турында.
10. Бөгелмә шәһәр Советының 2012 елның 24 апрелендә булып үткән XVII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт Нигезләмәсенең яңа басмасы турында"гы 2 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
11. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2012 елның 24 апрелендә булып үткән XVII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт Нигезләмәсенең яңа басмасы турында"гы 4 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
12. Бөгелмә шәһәр Советының 2012 елның 19 июлендә булып үткән XVIII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү Кагыйдәләренең яңа басмасы турында"гы 2 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
13. "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Шәһәр тибындагы Карабаш посёлогы" муниципаль берәмлеге территориясен-дә мәдәният оешмалары хезмәте ярдәмендә "Шәһәр тибындагы Карабаш посёлогы"нда яшәүчеләрнең ялын оештыру һәм тәэмин итү, җирле халыкның традицион сәнгать иҗатын үстерү өчен мөмкинлекләр булдыру, халык һәм кул осталары һөнәрләрен саклау, яңарту, үстерү эшендә катнашу өчен шартлар тудыру вәкаләтләрен "Шәһәр тибындагы Карабаш посёлогы" муниципаль берәмлегенә тапшыру турында.
14. Бөгелмә муниципаль районы лицей-интернат муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенә Мостафа Өнҗәл исеме бирү турында.
15. Скверга А.Т. Шмарёв исемен бирү турында.
16. Татарстан Республикасы Бөгел-мә муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәелдерү турында.
17. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең гаилә терлекчелек фермаларын төзүгә (реконструк-цияләүгә) тоткан чыгымнарының бер өлешен кайтару максатында, Бөгелмә муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында.
Көн тәртибендә тикшерелгән барлык сораулар буенча да сессия тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса