Сессия карарлары
II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Восточный авыл җирлеге Советының 2012 ел, 9 ноябрьдә булып үткән XXIII сессиясендә кабул ителгән 3 нче номерлы карар Җир салымы турында Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенең 31 нче бүлегенә туры китереп, Восточный авыл җирлеге Советы карар бирде: 1. 2013 елның 1 гыйнварыннан...
II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы
Восточный авыл җирлеге Советының 2012 ел, 9 ноябрьдә булып үткән
XXIII сессиясендә кабул ителгән
3 нче номерлы карар
Җир салымы турында
Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенең 31 нче бүлегенә туры китереп, Восточный авыл җирлеге Советы карар бирде:
1. 2013 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге территориясендә түләү мәҗбүри булган җир салымы (алда - салым) кертергә.
2. Җир салымы ставкасын, җир кишәрлекләрен кадастр бәяләүләреннән чыгып, түбәндәгечә билгеләргә:
- авыл хуҗалыгы максатларына караган яки җирлекләрдә авыл хуҗалыгы карамагындагы зонада булган һәм авыл хуҗалыгы производствосы максатларында файдаланыла торган җир кишәрлекләренә мөнәсәбәттә - 0,3 процент;
- торак фонд һәм торак-коммуналь комплексының инженерлык инфраструктурасы объектлары (торак фондка һәм торак-коммуналь комплексының инженерлык инфраструктурасы объектларына карамый торган объектка туры килгән җир кишәрлегенә өлешчә хокуктан башка) яки торак төзелеше өчен алынган (бирелгән) җир кишәрлекләренә мөнәсәбәттә - 0,3 процент;
- шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек яки терлекчелек белән шөгыльләнү һәм шулай ук дача хуҗалыгы өчен алынган (бирелгән) җирләргә мөнәсәбәттә - 0,3 процент;
- башка җир кишәрлекләренә мөнәсәбәттә - 1,5 процент.
3. 2013 елга җир салымы буенча ташламалар билгеләргә:
- Татарстан Республикасы бюджетыннан, Бөгелмә муниципаль районы бюджетыннан һәм "Восточный авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге бюджетыннан финанслана торган автоном, бюджет оешмаларына һәм идарә органнарына - тиешле салым күләменең 44,5 проценты күләмендә;
- тулысынча азат итү тәртибендә:
1) Бөек Ватан сугышында катнашканнарга һәм сугыш инвалидларына;
2) Россия Федерациясенең 1992 ел-ның 18 июнендә чыккан "Чернобыль АЭСында һәлакәт нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар ителгән гражданнарны социаль яклау турында"гы №3061-1 нче, 1998 елның 26 ноябрендә чыккан "1957 елда "Маяк" производство берләшмәсендә булган һәлакәт һәм Теча елгасына радиоактив калдыклар агу нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар ителгән гражданнарны социаль яклау турында"гы №175-ФЗ,
2002 елның 10 гыйнварында чыккан "Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар ителгән гражданнарга социаль гарантияләр турында"гы №2-ФЗ Федераль Законнары нигезендә социаль ярдәм алуга хокуклары булган физик затларга;
3) Әфганстан Республикасында һәм сугыш хәрәкәтләре алып барылган башка илләрдә интернациональ бурычларын үтәгән гражданнарга;
4) Россия Федерациясе территория-сендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан гражданнарга.
4. Салым түләүче оешмалар, хосусый эшмәкәр булып торучы физик затлар өчен отчет чоры дип календарь елның беренче, икенче һәм өченче кварталларын билгеләргә.
Салым түләүчеләр - милек хокукында, яисә даими кулланучы (срогы чикләнмәгән) хокукында җирне үз эшчәнлекләрендә файдалана торган оешмалар, хосусый эшмәкәр булып торучы физик затлар салым чоры узганнан соң җир кишәрлекләре урнашкан урындагы салым органнарына, РФ Салым кодексының 398 нче маддәсендә каралган очракларга туры килмәсә, салым декларациясе тапшыралар.
Салым декларацияләре салым чоры узганнан соңгы елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча тапшырыла.
5. Физик зат саналучы һәм салымнарын салым органы тарафыннан җибәре-лә торган белдерү нигезендә түләүчеләр салымнарын, ел йомгакларыннан чы-
гып, салым елыннан соң килә торган елның 1 ноябренә кадәр түләргә тиеш.
Түлисе салым күләме күрсәтелгән салым түләүләре язылган белдерү салым түләүчегә түләү срогына кадәр, кимендә, 30 көн алдан тапшырыла.
Салым түләүче оешмалар, хосусый эшмәкәр булып торучы физик затлар тарафыннан салым түләүләре аванс түләүләре тәртибендә, беренче, икенче, өченче кварталлар төгәлләнгәч, шуннан соңгы айларның 10 нчы числосыннан соңга калмыйча, җир кишәрлегенең кадастр бәясе салым ставкасының
¼ өлеше күләмендә башкарыла.
Салым чоры йомгаклары буенча түләнергә тиешле салым суммасы салым чорыннан соң килә торган елның 10 февраленнән дә соңга калмыйча башкарыла.
6. Россия Салым кодексының 31 нче бүлеге нигезендә, салым базасын киме-тү хокукын бирүче документлар җир кишәрлеге урнашкан урындагы салым органнарына тапшырылалар:
1) хосусый эшмәкәрлек белән шө-гыльләнүче физик затлар тарафыннан - аванс түләүләре тәртибендә һәм салым декларациясе тапшыру өчен билгеләнгән срокларда;
2) хосусый эшмәкәр булып тормаган физик затлар тарафыннан - агымдагы елның 1 маена кадәр.
Салым чоры беткәнгә кадәр салым базасын туктату очрагы килеп туса, әлеге хокукны раслаучы документлар 30 көн эчендә тапшырыла.
7. Җирләргә кадастр бәяләве үткәрү нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматлар салым түләүче тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә тапшырыла.
8. Әлеге карар 2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, әмма күмәк мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылып чыкканнан соң, кимендә, бер ай вакыт узарга тиеш.
9. II чакырылыш Восточный авыл җирлеге Советының 2011 елның 10 нояб-рендә булып үткән X сессиясендә кабул ителгән "Җир салымы турында"гы 1 нче номерлы карарын 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарырга.
10. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне үз өстемдә калдырам.
И.ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Татарстан Республикасы
Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге"
муниципаль берәмлеге башлыгы.
II чакырылыш Татарстан Республикасы
Бөгелмә муниципаль районы
Восточный авыл җирлеге Советының 2012 ел, 9 ноябрьдә булып үткән
XXIII сессиясендә кабул ителгән
4 нче номерлы карар
Физик затлар милегенә салым турында
Россия Федерациясенең 1991 елның 9 декабрендә кабул ителгән "Физик затлар милегенә салымнар турында"гы №2003-1 Законына туры китереп, Восточный авыл җирлеге Советы карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге территориясендә 2013 елның 1 гыйнварыннан физик затлар милегенә салым (алга таба - салым) билгеләргә.
2. Физик затларның төзелеш, бина, корылмаларына салым ставкасы, салым салына торган объектларның тулаем инвентаризация бәясенә бәйле рәвештә, түбәндәге күләмдә билгеләнә:
салым салу объектының бәясе
300 000 сумга кадәр булса (300 000 сум-ны кертеп), салым ставкасы - 0,1 процент;
300 000 сумнан артыграк - 500 000 сум - 0,2 процент;
500 000 сумнан артыграк - 1 000 000 сум - 0,4 процент;
1 000 000 сумнан артыграк - 2 000 000 сум - 1,0 процент;
2 000 000 сумнан артыграк - 1,3 процент.
3. Салымнарны санау салым органнары тарафыннан башкарыла. Салым түләүчеләргә түләү белдерүләре салым органнары тарафыннан тапшырыла.
Салымнар салым елыннан соң килә торган елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
4. Россия Федерациясенең 1991 ел-ның 9 декабрендә кабул ителгән "Физик затлар милегенә салымнар турында"гы №2003-1 Законында күрсәтелгән категория гражданнар салым түләүдән азат ителәләр.
5. Әлеге карар 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә, әмма күмәк мәгълүмат чараларында бастырылып, халыкка рәсми төстә җиткерелгәннән соң, кимендә, бер ай вакыт узган булырга тиеш.
6. II чакырылыш Восточный авыл җирлеге Советының 2011 елның 10 нояб-рендә булып үткән X сессиясендә кабул ителгән "Физик затлар милегенә салымнар турында"гы 2 нче номерлы карарын 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарырга.
7. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне үз өстемдә калдырам.
И.ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Татарстан Республикасы
Бөгелмә муниципаль районы "Восточный авыл җирлеге"
муниципаль берәмлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа