Рәсми хәбәр
II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының XXII берләштерелгән сессиясенең 2 нче номерлы карары Бөгелмә шәһәр Советының 2010 елның 21 гыйнварында булып узган XXV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында"гы 1 нче...
II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының XXII берләштерелгән сессиясенең 2 нче номерлы карары
Бөгелмә шәһәр Советының 2010 елның 21 гыйнварында булып узган XXV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында"гы 1 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 нчы маддәсенә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе эшенең һәм 2012 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүгә багышлап узган гаммәви тыңлауларның йомгакларына нигезлә-неп, Бөгелмә шәһәр Советы карар
бирде:
1. Бөгелмә шәһәр Советының 2010 елның 21 гыйнварында булып узган XXV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында"гы 1 нче номерлы карарга түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. Җир кишәрлекләренең гамәл-дә ни өчен файдаланылуын истә тотып, "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге шәһәр төзелешен зоналарга кертү карта"сына бирелгән 1 нче кушымтада түбәндәге зоналарның өлешләрен үзгәртергә:
- Депо урамында Ж2 зонасының 705 кв. метрлы өлешен - Д5 зонасына;
- Әнвәр Ягъфәров урамындагы Д1 зонасының 1075,2 кв. метрлы өлешен - ТР-1 зонасына;
- Кызыл Армия урамындагы СЗ һәм ЖЗ зонасын - ПД зонасына;
- Сергей Лазо, Белинский урамнарындагы ЖЗ зонасының 10 160,0 кв. метр мәйданлы өлешен - Ж1 зонасына;
1.1.1. Физик һәм юридик затлардан алынган мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, түбәндәге зоналарның өлешләрен үзгәртергә:
- Кызыл Армия урамындагы ЖЗ зонасының 581,0 кв. метрлы өлешен - Д1 зонасына;
- Александр Суворов урамындагы ЖЗ зонасының 3904,0 кв. метрлы өлешен - Ж4 зонасына;
- Сергей Киров урамы, 57 "б" Д2 зонасының 750 кв. метрлы мәйданын - Д1 зонасына;
- Газинур Гафиятуллин урамы, 25 "г" Д1 зонасының 1170,0 кв. метрлы өлешен - Д2 зонасына;
- Владимир Ленин урамындагы Ж1 зонасының 738 кв. метр мәйданлы өлешен - Д2 зонасына;
- Ямашев урамындагы Ж3 зонасы-ның 33681 кв. метр мәйданлы өлешен - Д1 зонасына;
- Совет урамындагы Ж1 зонасының 544,5 кв. метр мәйданлы өлешен - Д1 зонасына;
- Николай Гоголь урамы, 59 Ж3 зонасының 1611,0 кв. метр мәйданлы өлешен - Ж4 зонасына;
- Совет урамындагы Ж3 зонасының 950,0 кв. метр мәйданлы өлешен - Д4 зонасына;
- Депо урамындагы Ж2 зонасының 2600 кв. метр мәйданлы өлешен - Д5 зонасына;
- 1 нче Тыкрыктагы Ж3 зонасының 575,0 кв. метр мәйданлы өлешен - Д1 зонасына;
- Владимир Ленин урамындагы Д2 зонасының 290 кв. метр мәйданлы өлешен - Д1 зонасына;
- Яшьләр урамындагы Д1 зонасының 15 000,0 кв. метр мәйданлы өлешен - Д5 зонасына;
- Владимир Ленин урамындагы Д2 зонасының 1700,0 кв. метр мәйданлы өлешен - Д1 зонасына;
- Совет урамындагы Ж3 зонасының 800,0 кв. метр мәйданлы өлешен - Д1 зонасына.
1.1.2. 39 нчы маддәдә:
- Ж1 зонасының "Җир участоклары-ның чик үлчәмнәре һәм рөхсәт ителгән төзелеш, капиталь төзелеш объектлары реконструкцияләренең чик параметрлары" таблицасына "элек бүлеп бирелгән җир кишәрлекләренең чик параметрлары: минималь мәйданы - 0,01 га" дип өстәргә.
- Ж2, Ж3, Ж4 зоналарына файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төрләренә "ваклап сәүдә итү объекты - павильон" дип өстәргә;
1.1.3. 40 нчы маддәдә:
- Д1, Д3, Д4, ПД зоналарына фай-далануның шартлы рөхсәт ителгән төрләренә "автомобильләр юу урыннары"н кертергә.
1.1.4. 41 нче маддәдә:
- ТР-1 зонасына файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төрләренә "автосервис объектлары"н кертергә;
- П1, П2, П3, П4, КО зоналарына файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төрләренә "автодромнар"ны кертергә;
- П1, П2, П3 зонасына файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төрләренең барысының да ярдәмче төрләренә "автомобильләр юу урыннары"н кертергә;
- П4, КО, ТР-1, ТР-2 зонасына файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төрләренә "автомобильләр юу урын-нары"н кертергә;
- ТР-2 зонасына файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төрләренә "инженерлык инфраструктурасының эре объектлары", "техник һәм инженерлык тәэминаты объектлары" төрен кертергә.
1.1.5. 39, 40, 41, 42, 43, 44 нче маддәләрдә:
Территориаль зоналарның барлык төрләренә дә файдалануның "реклама конструкцияләре" дигән ярдәмче төрен кертергә.
2. Әлеге карар рәсми төстә басылып чыккан көннән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И.Б.Беловага йөкләргә.
И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә шәһәре мэры.
II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының XXII берләштерелгән сессиясенең 3 нче номерлы карары
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә Калдыклар белән эш итү кагыйдәләре турында яңа басмада
1998 елның 24 июнендә чыккан "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында"гы №89-ФЗ, 1999 елның 30 мартында чыккан "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге ту-рында"гы №52-ФЗ, 2002 елның 10 гыйнварында чыккан "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы №7-ФЗ, 2003 елның
6 октябрендә чыккан "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы №131-ФЗ Федераль Законнарына һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставына таянып, Бөгелмә шәһәр Советы карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Бөгел-мә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге терри-ториясендә Калдыклар белән эш итү кагыйдәләренең яңа басмасын рас-ларга (1 нче кушымта).
2.Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының рәсми порталында урнаштырырга.
3.Бөгелмә шәһәр Советының 2012 елның 19 июлендә булып узган XVIII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә Калдыклар белән эш итү кагыйдәләре турында"гы 3 нче номерлы карар үз көчен югалткан дип санарга.
4. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И.Б.Беловага йөкләргә.
И.КАСЫЙМОВ,
Бөгелмә шәһәре мэры.
Әлеге карарның тулы варианты белән сез Бөгелмә муниципаль районының рәсми порталында - bugulma.tatar.ru. ("Нормативные правовые акты органов местного самоуправления" бүлегенең "Совет Бугульминского муниципального района и Бугульминский городской Совет" бүлекчәсендә) таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа