Прокуратура Татарстанда 14 яшьлек яшүсмернең үз-үзенә кул салуы буенча тикшерү уздыра
Исегезгә төшерәбез: күптән түгел Татарстанның Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек укучының үз-үзенә кул салу факты теркәлгән иде. Үсмер 15 апрельгә каршы төндә үз гаиләсе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән. «Акцент» хокук саклау оешмасы ачыклык керткәнчә, укучы бала, педагоглар басым ясавы нәтиҗәсендә, үзенә кул салырга мөмкин. Фаразлауларга караганда, Кукмара...
Исегезгә төшерәбез: күптән түгел Татарстанның Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек укучының үз-үзенә кул салу факты теркәлгән иде. Үсмер 15 апрельгә каршы төндә үз гаиләсе яши торган йортның печәнлегендә гомерен өзгән.
«Акцент» хокук саклау оешмасы ачыклык керткәнчә, укучы бала, педагоглар басым ясавы нәтиҗәсендә, үзенә кул салырга мөмкин. Фаразлауларга караганда, Кукмара муниципаль районы Олыяз авылының гомуми белем бирү урта мәктәбе педагоглары укучыга, төп дәүләт имтиханы белән бәйле рәвештә, басым ясаган. Фаҗига алдыннан укучы белән мәгариф учреждениесе завучы арасында низаг булган.
Гомере өзелгән үсмернең гаиләсе мәнфәгатьләрен яклаучы «Акцент» хокук саклау оешмасы, һәлакәт килеп чыгу нечкәлекләрен ачыклауны сорап, Татарстанның Тикшерү комитетына һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Хәзергә тикшерү өчен мәрхүмнең кәрәзле телефоны һәм компьютеры алынган.
Белем бирү учреждениесе психолог белән укучы шәхесенең психологик-медицина-педагогик үзенчәлекләрен өйрәнү эшен башкармаган.
Татарстанның Кукмара районы прокуратурасы, 15 нче апрельдә Кукмара районы Балыклы авылында 14 яшьлек яшүсмернең үз-үзенә кул салуы белән бәйле рәвештә, балигъ булмаган балаларның хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарын тикшерергә ниятли.
Башлангыч чаралар күрсәткәнчә, мәктәп җитәкчелеге һәм педагоглар гаиләдә ата-аналар һәм яшүсмер арасында үзара мөнәсәбәтләрне тулысынча өйрәнмәгән, аның шәхес үзенчәлекләре һәм психологик халәте игътибарсыз калган.
Моннан тыш, белем бирү учреждениесе тарафыннан укучы шәхесенең психологик-медицина-педагогик үзенчәлекләрен, тормыш шартлары, проблемаларын өйрәнү эше башкарылмаган.
Балигъ булмаган балаларның хокук бозу фактларын профилактикалау системасы органнарын тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.
http://tat.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа