Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Мәскәүдә Россиянең халык артисты Вера Глаголева белән хушлаштылар

Мәскәү шимбә көнне тулы бер буынның яраткан актрисасы Вера Глаголева белән хушлашты. Хушлашу тантанасында үз истәлекләре белән актерлар Александр Балуев, Валерий Гаркалин, режиссер Алексей Учитель һәм Глаголеваның башка күп дуслары һәм якыннары уртаклашты. Глаголева 62 яшендә Германиядә озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Аның белән хушлашу шимбә көнне Мәскәүнең Үзәк...

Мәскәү шимбә көнне тулы бер буынның яраткан актрисасы Вера Глаголева белән хушлашты. Хушлашу тантанасында үз истәлекләре белән актерлар Александр Балуев, Валерий Гаркалин, режиссер Алексей Учитель һәм Глаголеваның башка күп дуслары һәм якыннары уртаклашты.

Глаголева 62 яшендә Германиядә озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Аның белән хушлашу шимбә көнне Мәскәүнең Үзәк кино йортында узган.

Актрисаны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше җыелган. Хушлашырга актерлар Александр Балуев, Вера Васильева, Валерий Гаркалин, Лариса Лужина, Татьяна Друбич, Евгений Герасимов, режиссер Алексей Учитель, Мәскәүнең мәдәният департаменты башлыгы Александр Кибовский, Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет рәисе урынбасары Иосиф Кобзон, җырчы Александр Буйнов, режиссер Юлий Гусман килгән.

Актрисаның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу телеграммасын Россия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев, мәдәният министры Владимир Мединский, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Президентның халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдко, Дәүләт Думасының мәдәният буенча комиссия башлыгы Станислав Говорухин, Президент киңәшчесе Владимир Толстой, Белоруссия президенты Александр Лукашенко юллаган.

Вера Глаголева - Совет һәм Россиянең театр һәм кино актрисасы, Россиянең халык артисты, Мәскәүдә 1956 елның 31 гыйнварында туган. Глаголева "В четверг и больше никогда", "Не стреляйте в белых лебедей", "Сошедшие с небес", "Бедная Саша", "Выйти замуж за капитана" киноларында төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса