Мошенниклар тик ятмый
19 һәм 20 октябрь көннәрендә билгесез затлар җирле кафеларга телефоннан шылтыратып, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре исеменнән төшке ашка заказ биргәннәр һәм аны прокуратура бинасына китерүләрен сораганнар, моннан тыш, кесә телефоннарына акча салуны да үтенгәннәр. Кафе хезмәткәрлә-ре алар үтенечен канәгатьләндергәннәр. Сүзем - шәһәр һәм район оешмалары җитәкчеләренә: шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләренең мондый таләпләр...
19 һәм 20 октябрь көннәрендә билгесез затлар җирле кафеларга телефоннан шылтыратып, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре исеменнән төшке ашка заказ биргәннәр һәм аны прокуратура бинасына китерүләрен сораганнар, моннан тыш, кесә телефоннарына акча салуны да үтенгәннәр. Кафе хезмәткәрлә-ре алар үтенечен канәгатьләндергәннәр.
Сүзем - шәһәр һәм район оешмалары җитәкчеләренә: шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләренең мондый таләпләр куярга хаклары юк, шуңа күрә алар бу эшне эшләми дә. Төшке ашка заказ бирүче дә, телефонга акча салдыручы да алар түгел.
Кабат шундый мөрәҗәгатьләр була икән, кичекмәстән 6-77-14 телефонына хәбәр итегез.
В.КУЗЬМИН,
шәһәр прокуроры,
өлкән юстиция советнигы.
* * *
Шәһәр кафе-рестораннарына шундый ук мөрәҗәгатьләр хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән дә булган: зур суммага төшке ашка заказ ясалган, телефоннарына акча күчерүне сораганнар, заказны китергәч, бар чыгымнарны да кайтарып түләргә ышандырганнар.
Хөрмәтле бөгелмәләр, уяу булы-гыз, мошенниклар тозагына эләкмәгез.
Шундый фактлар турында ни дә булса беләсез икән, Россия Эчке эшләр министрлыгы ТР идарәсе Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге дежурныена хәбәр итегез. Телефоннар: 02, 6-95-02, 6-96-02 (тәүлек әйләнәсенә эшли, анонимлык гарантияләнә).
В.УСАЧЕВА,
бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа