"Бездә дөньяви белем бирү", - дип белдергән министр ТАСС агентлыгында узган матбугат очрашуында. Ул: "Чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели дип уйламыйм", - дигән.
Шунысын искәртеп үтик, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында Мордовия җитәкчелеге татарлар яшәүче Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендәге укучы кызларга һәм укытучыларга яулык киеп йөрүне тыюлары турында хәбәр таралган иде.