Мәдәниятне гөрләтүче бөгелмәлеләр
ТР Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография әһелләренә булышлык итү максатыннан үткәрелә торган Хөкүмәт грантларын оту өчен барган бәйгегә йомгак ясалды. Бөгелмә районы мәдәният оешмаларыннан бәйгедә катнашу өчен 5 заявка бирелгән иде. Шулардан ике кеше: Кече Бөгелмә авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Любовь Николаевна Клементьева - "Опора һәм...
ТР Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография әһелләренә булышлык итү максатыннан үткәрелә торган Хөкүмәт грантларын оту өчен барган бәйгегә йомгак ясалды.
Бөгелмә районы мәдәният оешмаларыннан бәйгедә катнашу өчен 5 заявка бирелгән иде. Шулардан ике кеше: Кече Бөгелмә авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Любовь Николаевна Клементьева - "Опора һәм авторитет", Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Надежда Дмитриевна Ефимова "Профессионал" номинациясендә җиңүчеләр булып танылдылар -грант оттылар. Афәрин, котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа