Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Кышка әзерлек бара

13 сентябрьдә узган республикакүләм киңәшмәдә, аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин муниципаль районнарда гамәлгә ашырылучы 12 программа - бүгенге көндә иң мөһимнәрдән булган "Тузган торак", социаль ипотека һәм инвестицияле, шәхси торак, авылларда клублар төзелеше, ветераннарның торак шартларын яхшырту, ятим балаларны, биш һәм...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Чыгышының соңында министр киләсе 2015 ел өчен программаларның формалаша башлануын, бер атна дәвамында бу эшнең төгәлләнәсен хәбәр итте.
Бөгелмә муниципаль районында бүгенге көнгә барлыгы 17 075 квадрат метр торак йорт (план - 40 000 квадрат метр) сафка бастырылган, 5 йорт
инвестицияле юл белән төзелә, азкатлы һәм шәхси торак төзелеше (барысы 83 объект) дәвам итә. Аларның 39ы - югары әзерлек дәрәҗәсендә.
Березовкада "189 нчы төзү-монтаж поезды" төзүчеләре көче белән клуб төзелеше тәмамланды. КС-2 документлары 67 процентка кабул ителгән. Универсаль спорт мәйданчыклары пәйда булачак 4 объектта да эш дәвам итә, үтәлеш 86 процент тәшкил итә, ә менә КС-2 документлары белән эшне активлаштырырга кирәк.
Сентябрь уртасы да килеп җитте, димәк, барлык социаль объектларны һәм торак хуҗалыгын кышкы сезонга әзерләп бетерү зарур. Үзәктән җылытыла торган 616 күпкатлы йортта торбаларны юдырту һәм опрессовкалау эше тәмамланган, актлар бар, барлык 877 күпфатирлы йортка да (100 процент дигән сүз) әзерлек паспортлары алынган. Сәламәтлек саклау, мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре әйтүенчә, объектларның барысы да кышкы сезонга тулысынча әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса