Балалар Яңа елны аеруча бер дулкынлану белән, ниндидер могҗиза буласына ихлас ышанып көтәләр.
Татьяна ШАКИРҖАНОВА,
хезмәт инструкторы.
"Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә күптән көткән бәйрәмгә әзерлек тулы куәткә бара инде. Балалар шигырьләр сөйли, җырлар өйрәнә, биюләр әзерли - болар барысы да хәрәкәтне активлаштырырга, коммуникацион үзенчәлекләрне үстерергә ярдәм итә.
Күптән түгел үзәктә "Кыш бабай остаханәсе" дип аталган бүлмә эшли башлады. Биредә балалар, әти-әниләре белән бергәләп, чыршы уенчыклары, Яңа елга якыннарына бүләкләр ясыйлар. Инде беренче открыткалар күптән әзер. Кира Дильмеева белән Милена Хәерованың ясаганнары бигрәк тә матур чыкты. Әле тагын бик күп нәрсәләр эшлисе бар: җем-җем иткән чыршылар, киләсе ел символы булган нәни кәҗә һәм сарыклар, кар бабайлар, раштуа итекләре һ.б. Бизисе чыршыга да уенчыкны һәркем үзенекен ясап эләргә тели.
Уенчыклар ясау өчен чималга кул астында булган бар нәрсә дә бара. Иң мөһиме, нидер эшләргә теләк булсын. Балалар бик тырыша: аппликацияләр эшлиләр, рәсемнәр ясыйлар, кар бөртекләре кисәләр, пластилиннан сыннар әвәлиләр һ.б. Ниндидер кызыклы уенчык иҗат итүгә үз тырышлыгын салудан алар искиткеч зур канәгатьләнү хисләре ала. "Кыш Бабай остаханәсе"ндә эш эшләү үзе үк мавыктыргыч һәм рәхәт шул.