“Кешелексез” кешеләр
Замана үзгәрде... Көн күрүе авыр... Кешеләре дә усал... Бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Килешәм, иртәгәсе көн өчен куркып яшибез. Эшсезлек, акчасызлык... Медицинасы да түләүле, җитмәсә, мәгариф системасы һәрдаим "давыллап тора". Халык йөзеннән елмаю "качты". Усаллык карашта гына түгел, инде җилегебездә. Бәлки, шуңа да кешелек сыйфатын көннән-көн югалтабыз. Әти-әни янына...
Замана үзгәрде... Көн күрүе авыр... Кешеләре дә усал... Бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Килешәм, иртәгәсе көн өчен куркып яшибез. Эшсезлек, акчасызлык... Медицинасы да түләүле, җитмәсә, мәгариф системасы һәрдаим "давыллап тора". Халык йөзеннән елмаю "качты". Усаллык карашта гына түгел, инде җилегебездә. Бәлки, шуңа да кешелек сыйфатын көннән-көн югалтабыз.
Әти-әни янына кунакка бу юлы җәмәгать транспортында кайтырга туры килде. Егерме урынлы кечкенә генә автобус. Бәйрәм алды көннәре булгангамы, кешесе дә күп иде. Билет алучыларны гына утырттылар. Арабызда берсе - "куян". Саный торгач, исәпләп чыгардылар. Тик кондуктор урынны бушатуны сорамады, киресенчә, Ютазы борылышында калдырырсың дип, кат-кат шоферны кисәтте.
Баксаң, әлеге пассажир справкалы икән. Төрмәдән туган ягына кайтып баруы. Куанычыннан "бәйрәм" дә ясап өлгергән. Халык күркә төсле "кабарынды", шоферның йөзе "качты". Кузгалдык. Тик күңел генә тынычлык тапмый.
Башта уйлар "көрәше" башланды: кем хаклы һәм ни өчен? Һәр өч якны акларга тырышып карадым. Пассажирларны бик яхшы аңлыйм. Актык акчасына билет сатып алган бит алар. Артыгы булса, юлга машинада чыгарлар иде, я булмаса, такси яллар иде.
Машина йөртүче һәр пассажир өчен җаваплы. Автобус салонында берәр ни була калса, кемнән сорыйлар? Аннары, аның үзен дә тикшереп торалар бит! Билетсыз пассажир өчен шоферга штраф салалар. Ә "юлдашыбыз"ның справкасы 22 гыйнвар числосы белән бирелгән. Срогы күптән чыккан. Кондуктор бик кешелекле булып чыкты. Берәүне жәлләп, калганнарны борчуга салды.
Әле дә ярый "юлдашыбыз" тыныч булды. Юл буе йоклап кайтты. Ютазы борылышына җитәрәк, шофер: "Чыгучы бармы?" - дип бер өч кычкыргандыр. Халык дәшми! Мин дә бик соң уйларымнан арындым. Борылышны үтеп киткән идек инде. Теге ир-атка эндәшергә шикләндем, студент егетләргә мөрәҗәгать итеп, "юлдашыбыз"ны уяттык.
Шофер, ике дә уйламый, трасса уртасында автобусны туктатты. Тирә-якта чип-чиста кыр, тышта чатнама салкын. Йоклап та, айнуы җитмәгән пассажирны ул эткәләп-төрткәләп төшереп җибәрде. Бары бер хатын-кыз аны яклап сүз какты: "Автовокзалга кадәр алып барырга иде! Өшер, туңар!" Шофер озак көттермәде. "Хәзер син дә аның артыннан төшеп китәсең. Миңа проблемалар кирәк түгел,"- дип, бик усал гына хатын-кызның авызын япты.
Кайтып җиткәнче, очраклы "юлдаш" турында уйладым. Төрмәдән өйгә кайтыр юлда янә берәр бәлагә юлыкмадымы икән? Аны һич акламыйм. Кайчандыр ул кешелексезлеген күрсәткән, хәзер менә "бумеранг" булып, бу сыйфат аңа әйләнеп кайтты. Шофер шулай ук хаклы түгел. Якындагы шәһәргә бары берничә чакрым юл калган иде бит.
Без барыбыз да юлдан тайпылабыз, ахры. Бер-беребезгә хөрмәт, ярдәм итү кебек матур гамәлләрне, гомумән, оныттык. Кеше икәнбез, кеше булып калыйк!
Алсу Мөкатдәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа