Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Кайгыртучанлык күрсәтеп

Әгәр дә кешенең даими тору урыны булмаса, бу аның яшәргә теләге, тормышы юк дигәнне аңлатмый бит әле. Махсус тору урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен "Маяк" иҗтимагый җайлашу үзәге дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан һәрдаим биредә яшәүчеләр өчен шактый күләмле, изге ниятле эшләр башкарыла.

Л.ДУНАЕВА,
юрист-консультант.

Бу чаралар күп вакытта йортларын, ә кайвакытта тормыш мәгънәсен югалткан кешеләргә яңадан ачылырга булышлык итә. Шул рәвешле, биредә яшәүче һәрбер кешенең үзләре күрсәтергә оялган сәләте барлыгы ачыклана. Аларның кайберләре агачтан кисеп, төрле эшләнмәләр ясый, кемдер шигырь яза, өченчеләре исә хисләрен каләм һәм кәгазь бите ярдәмендә күрсәтә. Шушы көннәрдә үзәккә йөрүчеләр, хезмәткәрләр ярдәме белән, үз уй-хисләрен кәгазь битенә төшерергә булдылар. Беренче карашка бу рәсемнәр гади башлангыч сыйныф укучысы рәсемен хәтерләтсә дә, ныклабрак карасаң, аларның һәрберсенә тирән мәгънә салынган. Барлык рәсемнәрдә дә йорт һәм табигать күренешләрен күрергә мөмкин. Аларда мондый кешеләргә гаилә җылысы һәм якыннарының назы җитешмәве ачык чагыла. Мондый шөгыль ярдәмендә хәтерен югалткан ханым улын соңгы тапкыр самолетка
озатканда күрүен исенә төшерде, нәкъ менә шул мизгелне ул кәгазь битенә ясаган иде.
Шулай итеп, хезмәткәрләр, үзләре каравындагы кешеләргә җан җылысын һәм кайгыртучанлыкларын күрсәтеп, аларның ялгыз түгел икәнлекләрен тоярга ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса