Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Җиткән егет – җиккән ат

Ир-егетләрне язын һәм көзен саныйлар дигәндәй, ил алдында бурычларын үтәргә тиешле солдатларның тормышларындагы иң җаваплы мизгелләрнең берсе килеп җитте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Агымдагы елның 29 мартында Россия Федерациясе Президенты хәрби хезмәткә чакырылышка кагылышлы Указга кул куйды:
1 апрельдән 15 июльгә кадәр Россия Федерациясе территориясендә 18дән алып, 27 яшькәчә булган ир-егетләрне РФ Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш чаралары үтә. Әлеге Указ нигезендә, 153 мең 200 кеше чик сагында үз бурычын үтәргә тиеш, үткән елгы көзге чакырылыш кампаниясе белән чагыштырганда, бу 13 мең 60 кешегә артык дигән сүз.

1 апрель көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре буенча хәрби комиссариат бинасында язгы чакырылыш комиссиясе утырышы үтте. Аны комиссия рәисе, районның хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов җитәкләде.
Бу көнне 27 ир-егет чакырулы иде. Алар комиссия әгъзалары алдында беренче имтиханнарын тотты дисәк тә, ялгыш булмас. Егетләрнең шәхси эшләре каралды, кемнең кайда хезмәт итәргә теләве һәм аны тормышка ашыру юнәлешендә башкарылачак эшләр турында сөйләнде. Билгеле инде, армия сафларына алынырга санаулы көннәре генә калып барган егетләр комиссия әгъзаларына борчыган сорауларын биреп, аларга җаваплар алдылар. Үзләре хезмәт итәргә теләгән өлкәләргә, частьларга җибәрүләрен сорап, гозерләрен җиткерделәр. Булачак чик сакчыларының һәрберсенең шәхси фикере исәпкә алынды һәм аларның теләкләрен тормышка ашыру юнәлешендә кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк.

Районның баш хәрби комиссары Р. Миңнетдинов мәгълүматлары буенча, муниципаль район чакырылыш нормаларын кабул иткән, үткән елның көзендә 127 егет армиягә алынган булса, быел китәселәр саны 130 тирәсе. Бүгенге көнгә чакыру кәгазе 112 ир-егеткә тапшырылган. Аларның төп өлеше үзәк һәм көнбатыш хәрби округта хезмәт итәчәк.

Татарстан Республикасы территориясенә бәйле үзгәрешләргә килгәндә, шуны билгеләп үтәсе килә: 6 июль көнне башкалабыз Казанда Универсиада старт алуга бәйле рәвештә, призывникларны гаскәрләргә җибәрү вакыты "кыскарган". Шул рәвешле, Татарстан егетләре чама белән 2013 елның 24 июненә кадәр хезмәт итү урыннарына җибәреләчәк. Тулаем алганда, Россиядә язгы чакырылыш 15 июльдә тәмамлана.
Хезмәт итү вакыты һәм кичек-терүләр мәсьәләсендә үзгәрешләр юк. Шулай ук хезмәткә алынган барлык татарстанлылар кесә телефоннары, хезмәткә чакырылучы сумкасы һәм көндәлек кирәк-яракларга ай саен 2000 сум акча күчереп барылачак плас-тик карточкалар белән тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса