Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Иске Исаково авылында бәйрәм

2018 елның 29 октябрендә илебез халкы Советлар Союзы Коммунистлар Партиясенең яшьләр оешмасы - Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы - ВЛКСМның оешуына 100 ел тулу көнен билгеләп үтәчәк. Дөнья җәмгыятьләре тарихында яшьләр хәрәкәтенең Ленин комсомолыннан да бердәмрәк һәм куәтлерәк булган башка бер үрнәге дә юк. Комсомолецлар ил өчен һәһмиятле булган бер...

2018 елның 29 октябрендә илебез халкы Советлар Союзы Коммунистлар Партиясенең яшьләр оешмасы - Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы - ВЛКСМның оешуына 100 ел тулу көнен билгеләп үтәчәк.

Дөнья җәмгыятьләре тарихында яшьләр хәрәкәтенең Ленин комсомолыннан да бердәмрәк һәм куәтлерәк булган башка бер үрнәге дә юк. Комсомолецлар ил өчен һәһмиятле булган бер генә зур вакыйгадан да читтә калмадылар: Ватан өчен сугышка керделәр, чирәм җирләрне үзләштерделәр, шәһәрләр, заводлар торгызу кебек гигант төзелешләрдә катнаштылар, галәмгә очуда һәм башка бик күп - Советлар Союзы тарихындагы мөһим үсеш этапларының меңләгән вакыйгаларында аларның эзе саклана.

Комсомол әгъзаларының каһарманлыклары турында илебезнең бүгенге балалары да, киләчәк буыннар да белергә тиеш. Нәкъ менә шул максатны күздә тотып, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублары системасы" муниципаль бюджет учреждениеләре составындагы Иске Исаково авыл мәдәният йорты коллективы авылның башлангыч белем бирү мәктәбендә укучылар өчен "Нәрсә ул комсомол?" дигән темага мәгълүматлар сәгате оештырды.

Укучыларны коммунистик яшьләр хәрәкәтенең оешу тарихы белән таныштырдылар, октябрятлар сафына кергәндә бирә торган ант текстын укыдылар, түшкә тага торган билгеләр - Ильичның нәни вакытында төшкән сурәте уртага беркетелгән бишкырлы йолдыз формасындагы октябрят значокларын тараттылар.

Чара ахырында балалар "Октябрёнок. Пионер. Комсомолец" дигән мультимедиа презентациясен һәм "Туган көнең белән, Комсомол!" дигән видеоролик карадылар.

Н. ИВАНОВА,

Иске Исаково авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Р. Кашапова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса