Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Исемнәре ташка уелган...

Чит илләрдә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне алдыннан "Единая Россия" Яшь гвардиясе" Бөгелмә җирле бүлеге активистлары шәһәребезнең "Сугышчан туганлык" ("Боевое братство") һәм локаль сугыш ветераннары музеенда булдылар. Экскурсия барышында үсмер егет һәм кызларга Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә булган сугыш, аның сәбәпләре һәм авыр нәтиҗәләре, шулай ук илебездән читтә...

Чит илләрдә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне алдыннан "Единая Россия" Яшь гвардиясе" Бөгелмә җирле бүлеге активистлары шәһәребезнең "Сугышчан туганлык" ("Боевое братство") һәм локаль сугыш ветераннары музеенда булдылар.

Экскурсия барышында үсмер егет һәм кызларга Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә булган сугыш, аның сәбәпләре һәм авыр нәтиҗәләре, шулай ук илебездән читтә интернациональ бурычларын үтәгән Бөгелмә егетләре турында сөйләделәр. Музей экспонатлары ул канлы сугышның тарихын да, рухын да ачык чагылдыралар. Бронежилетлар, каскалар, корал, солдат хатлары - барысы да экскурсантларда зур кызыксыну уятты. Егет-кызларның күпчелегенең бирегә беренче генә килүләре икән. Ульяна Еремеева сөйли:

- Музейда булганым юк иде әле. Дембель альбомын караганда бер нәрсәгә игътибар иттем: солдат яшәү бүләк иткәннәре өчен әтисе белән әнисенә рәхмәт әйтә, ә сугыш ул гомерне тартып алган... Ә Чечня кампаниясенә багышланган залдагы стендта авылдашымның фотосурәтен күрдем. Аның турындагы истәлекләр авылыбызда да кадерләп саклана. Абыем да Чечняда хезмәт итте минем, шуңа күрә ул сугыш - безнең гаилә өчен аеруча авыр тойгылар белән бәйле вакыйга. Музейдан бик тәэсирләнеп чыктым...

Тулар-тулмас 10 ел дәвамында барган әфган сугышында 280 бөгелмәле катнашкан. Аларның алтысы: Эрик Газизов, Игорь Киселёв, Леонид Горбунов, Олег Осинцев, Валерий Сәфәров, Владимир Сапожниковның өйләренә "кара лалә"дә җәсәдләре генә кайтты. Тагын биш егетебез: Дмитрий Черников, Алексей Трифанов, Җәмил Мөхәммәтов, Сергей Михайловский, Вячеслав Чернобровкин исә Чечня сугышыннан да исән килеш әйләнеп кайта алмадылар. Бөгелмәнең Каһарманнар аллеясындагы Сугышчы-интернационалистлар мемориалында аларның исемнәре мәңгелеккә ташка уелган...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса