Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

“Идел-йорт” халык театрларының XIV төбәкара йомгаклау фестивале

Быел фестиваль башкалабыз Казанда 6 ноябрьдән алып, 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шунысы куанычлы, сайлап алу турларыннан соң, фестивальнең йомгаклау өлешенә Бөгелмәнең ике халык театры үткән. 10 ноябрь көнне Бөгелмә районы Карабаш бистәсе мәдәният йорты халык театры артистлары В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Казан шәһәре, Копылов урамы, 2 "А")...

Быел фестиваль башкалабыз Казанда 6 ноябрьдән алып, 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шунысы куанычлы, сайлап алу турларыннан соң, фестивальнең йомгаклау өлешенә Бөгелмәнең ике халык театры үткән. 10 ноябрь көнне Бөгелмә районы Карабаш бистәсе мәдәният йорты халык театры артистлары В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Казан шәһәре, Копылов урамы, 2 "А") тамашачы хозурына татар әдәбияты классигы Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасын күрсәтәчәк. Режиссеры - Гөлүсә Галиева. Башлана 18 сәгатьтә.
Фестиваль ябылган, ягъни 22 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәге халык театры Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда (Казан шәһәре, Совет урамы, 18) Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмасын күрсәтәчәк. Режиссеры - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова. Спектакль 18 сәгатьтә башлана.
Якташларыбызга Казанда да уңышлы чыгышлар, яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса