Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Иң мөһиме – Табигать-Ана саулыгы

Экология турында кайгырту һәм производствоның экологик куркынычсызлыгы "Татнефть" компаниясе эшчәнлегендә һәм үсешендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

"Татнефть" җәмгыятендә табигатьне саклау юнәлешендәге эшчәнлеккә идарә итү системасы халыкара стандарт таләпләренә туры китереп алып барыла. Компаниядә "Сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сәясәт" проекты кабул ителде һәм ул инде тормышта кулланыла да. Хәзерге көндә өченче экологик программа гамәлгә ашырыла, бу гомумән экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен төп нигез булып торырга тиешле чараларны үз эченә ала.

1990-2000 елларда гамәлдә булган беренче-икенче экологик программалар кысаларында алып барылган эшләр узган гасырның 80 нче елларында Татарстанның көньяк-көнчыгышында килеп чыккан экологик киеренкелекне йомшартырга мөмкинлек бирсә, 2000-2015 елларны үз эченә ала торган өченче прогамма буенча Компания үзе эшчәнлек алып бара торган барлык территориядә экологик вәзгыятьне тиешле хәлдә саклау өстендә җентекле эшли. Программа кысаларында һаваны, суны, җир ресурсларын саклау чаралары күрелә. Һаваның сафлыгын саклау өчен, мәсәлән, булган җиһазларны тикшереп тору, диагностикалау үткәрелә, капиталь ремонт, тузган частьларны алыштыру да вакытында башкарыла. Табигатьне саклау объектлары төзелә, булганнары реконструкцияләнә, шуның хисабына һавага зарарлы калдыклар бүленеп чыгу кими. Резервуарлар паркында, мисал өчен, һавага чыга торган җиңел углеводород фракцияләрен җыеп бару җайланмалары урнаштырыла. Хәзерге көндә андыйлар 44 урында эшли.

Ресурслардан рациональ файдалану максатында объектлардагы табигый газны утильләштерү программасы да эшли. Планда каралган чаралар гамәлгә тулысынча ашырылгач, газны факеллар итеп яндыру минимумга калдырылып, аның 95 проценты нәтиҗәле файдаланыла башлаячак.

2000 елдан башлап, парник газларын нейтральләштерү максатында, "Татнефть" җәмгыятендә ел саен юл читләренә, промысел юллары буена, производство мәйданнары тирәсенә агач-куаклар утырту эшенә зур әһәмият бирелә.

Сулыкларны саклау максатында исә 600дән артык нефть тотып калу корылмасы, биобуалар эшли. Җир асты суларының чисталыгын кайгыртып, су кудыру скважиналары тутыгудан саклау чаралары күрелгән насос-компрессор торбалары белән җиһазландырылды. Бүлекчәләр коллективлары тарафыннан 500дән артык чишмә чистартылды, аларның тирә-юньнәре төзек-ләндерелде, ямьләндерелде. Мондый кайгыртучанлык чаралары күрү нәтиҗәсендә, төп инеш-елгалардагы суның составында хлоридлар микъдары нормада тотыла. Олы елгалардагы суда да балык үрчетү хуҗалыклары өчен таләп ителә торган сафлык-чисталык тәэмин ителә.

Җир ресурсларын саклауга килсәк, авыл хуҗалыгы максатларында файдаланыла торган җирләрне нефть промыселлары объектлары төзелешенә бирүне мөмкин кадәр кыскарту күздә тотыла. Бу аларны оптимальләштерү хисабына эшләнә. Туфракның структурасын бозмау, уңдырышлылыгын саклау юнәлешендә дә шактый эшләр башкарыла.

Компаниядә производство калдыкларын җыю һәм эшкәртүнең, аны товарлыклы продукция алу өчен чимал буларак файдалануның комплекслы системасы булдырылган. Табигый мохитнең төп компонентларын колачлый торган экологик контроль хезмәте эшли.

Табигатьне саклау чараларын эшләү һәм аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының һәм Россия
Федерациясендәге башка субъект-ларның башкарма властьлары белән тыгыз элемтәдә алып барыла.

Югары дәрәҗәдәге федераль бүләкләр "Татнефть" җәмгыятенең үзе эшчәнлек алып бара торган төбәкләрдә табигатьне саклау юнәлешендә зур һәм нәтиҗәле эш алып баруы турында сөйли. 2012 елның беренче яртысы йомгаклары буенча, мәсәлән, Компания "Россиянең иң яхшы 100 оешмасы. Экология һәм экологик менеджмент" федераль бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. "Нефть промыселлары җиһазларының һәм корылмаларының ышанычлылыгын күтәргән өчен" дип атала торган махсус номинациядә дә "Татнефть" җәмгыяте лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса