Мөстәкыйльлек
Хәния 17 яшендә туган авылыннан Мәскәүгә китә. Юлга акчаны әниләре бирә. Ул бу вакытта, җырчы булырмын, дип уйламый да.
Беренче профессия
Хәния Фәрхи беренче профессиясе буенча «ровничница», ягъни текстиль предприятиесендә тупас эрләнгән җеп, катмаган калын җеп әзерләүче кеше. Ни өчен Мәскәүгә текстиль училищесына керүен ул: «Анда тулай торакта - урын, аена 30 сум стипендия бирәләр һәм көнгә бер тапкыр ашаталар иде», - дип аңлата.
Гәрәй Рәхим фатихасы
Текстиль институтында укыганда, параллель рәвештә, музыкаль училищега укырга керә һәм Пятницкий исемендәге рус хорында җырлый. Мәскәүгә килгән татар артистлары белән очрашуларның берсендә, бөтен кыюлыгын җыеп, татарча җырлый. Очраклы рәвештә, тамашачыларның берсе шушы җырның авторы - шагыйрь Гәрәй Рәхим булып чыга. «Хәния, Казанга кил, син бик талантлы кыз!» - ди ул аңа. Хәния шушы мөрәҗәгатькә бик зур әһәмият бирүен, шушылай әйтүне үзенә зур ышаныч күрсәтү итеп кабул итә һәм, музыкаль училищега укырга керү нияте белән, Казанга кайта.
Театр училищесы
Музыкаль училищега соңга калу сәбәпле, Хәния театр училищесына укырга керә. Тулай торак булмау сәбәпле, ул хәтта берничә тапкыр вокзалда кунарга мәҗбүр була. Аның укытучылары - Шамил Бариев, Роберт Батулла, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова.
Беренче ире
Хәния кияүгә чыгып, Галиева буларак, Тинчурин театрында эшли. Кызы Алияне таба. Шуннан соң тормышында авыр чак башлана: аны эшеннән кыскарталар, иреннән аерыла. Мәскәүгә китә.
«Бәйрәм» ансамбле
Дусты тәкъдиме буенча, ул Мәскәү өлкә филармониясендә концертлар алып баручы булып эшли башлый. «Бәйрәм» ансамбле белән гастрольләргә чыгып китә, шунда җырлый башлый.
Югалтулар
2000 елда Хәния Фәрхи берьюлы ике югалту кичерә: аның олы абыйсын машина бәрдереп китә, икенче абыйсын үтерәләр.
Псевдоним
Хәния беренче концертларының афишасына кыз фамилиясен яза: Хәния Хәлидуллина. Бу әйбер аның беренче иренең ачуын чыгара. «Төргәкләнгән афиша белән мине кыйнады. Ә элек афишаларны калын кәгазьдә бастыралар иде», - дип сөйли ул. Шуннан соң әтисе Фәрхлислам исеменнән кыскартып, Фәрхи псевдонимы ала, моны әтисенә хөрмәте зур булуы белән аңлата. Хәния Фәрхи - татар җырчылары арасында псевдоним алган беренче җырчы.
Габделхәй Биктаһиров
«Бәйрәм» төркемендә җырчы да, директор да, бухгалтер да булып эшләгәндә, Габделхәй Биктаһиров белән таныша һәм, кияүгә чыгып, Чаллыга күченеп китә. Бу - Габделхәйнең дә, Хәниянең дә икенче никахы. Җырчы профессиясен ташларга уйлый, әмма киресенчә килеп чыга. Аның беренче альбомы зур популярлык казана, ире Габделхәй, үз эшен - Чаллы предприятиесендәге баш инженерлык вазифасын ташлап, Хәниянең директоры һәм продюсерына әйләнә. Җырчы Хәния Фәрхи - Биктаһирова буларак чыгыш ясый башлый.
Куркыныч янау
Хәния Фәрхи берничә тапкыр операция кичерә. 1999 елда аның аягына операция ясыйлар. 2007 елда ире Габделхәй белән юл һәлакәтенә очрый. 2012 елның декабрендә егылып, башын бәрә, инсульт кичерә. Хәния Фәрхинең башына дүрт сәгать буе операция ясыйлар. Операция ясаучы табиблар аңа паралич булыр дип фаразлыйлар, әмма бәхеткә, барысы да уңышлы уза. «Табиблар: «күлмәктә тугансың икән», - диделәр. Минем әтием 80гә кадәр яшәде, әни 83кә җитте, әле дә безнең белән идарә итә», - дип сөйли ул.
Кызыклы очраклылык
Хәния Фәрхинең һәм иренең туган көннәре арасында ике генә көн аерма: берсенеке - 30 майда, икенчесенеке - 1 июньдә. Быел бу көннәр арасында да тагын бер истәлекле дата барлыкка килә - 31 майда олы кызы Алия улы Рамазанны таба. Рамазан - Хәния Фәрхинең беренче ир бала оныгы.
2010 елда сәхнәдән китеп, авыл хатын-кызларына ярдәм итү буенча психологик үзәк һәм матурлык салоны ачу идеясен уйлап йөри. Ире белән бина да сатып алалар. Әмма... «Сәхнә җибәрмәде», - дип сөйли ул соңыннан.
Хыялы
«Вечерняя Казань» газетасы язуынча, «Бәйрәм» ансамбле артистларының берсе Хәниянең хыялын сөйләгән. «Туган ягыңда үлсәң яхшы булыр иде, әмма мине Казанда күмәргә кирәк. Казандагы кебек мине бер җирдә дә яратмыйлар!» - дигән җырчы.
Бәхетле җырчы
Хәния Фәрхи һәрвакыт үзенең бик бәхетле җырчы булуын әйтеп килә. Моны ул «Аллаһы Тәгаләнең бүләге» дип атый. «Мин һәрвакыт тулы заллар җыям, мин ничә еллар сәхнәдә, бу - артист өчен искиткеч зур бәхет», - ди ул.
«Интертат» электрон газетасы.