Хатын-кыз җилкәсе бар эшне күтәрә
17 сентябрдә Россиядә урман хезмәткәрләре көне булып узды. Шул уңайдан без "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова белән әңгәмә кордык. Ул менә инде 5 ел "Бөгелмә урманчылыгы"н җитәкли, гомумән, 20 ел гомерен урманчылык өлкәсендә эшләүгә багышлаган. Тагын шуны да әйтеп узарга кирәк, ул - Татарстан урманчылыкларында бердәнбер җитәкче...
17 сентябрдә Россиядә урман хезмәткәрләре көне булып узды. Шул уңайдан без "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова белән әңгәмә кордык. Ул менә инде 5 ел "Бөгелмә урманчылыгы"н җитәкли, гомумән, 20 ел гомерен урманчылык өлкәсендә эшләүгә багышлаган. Тагын шуны да әйтеп узарга кирәк, ул - Татарстан урманчылыкларында бердәнбер җитәкче хатын-кыз.
- Гөлнара Зөфәровна, ничек урманчылык өлкәсенә килеп кердегез дигән сораудан башлап җибәрик әле әңгәмәбезне?
- Урманга ялгыш кына килеп кердем. Институтка узмагач, Лубяный урман хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Аны тәмамлап, эшкә керешкәч, бу минеке икәнен аңладым. "Бөгелмә урманчылыгы"ның Ютазы участок урманчылыгында эшләргә керештем.
- Институтка керә алмадым дидегез. Нинди һөнәр сайлаган идегез?
- Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләгән идем. Ләкин язмыш башка юлдан алып китте.
- Хатын-кыз җитәкче-урманчы булуы авырмы?
- Бик авыр. Дөресен генә әйткәндә, ул хатын-кыз һөнәре түгел. Ләкин дөньяның кайсы өлкәсен генә алма, без эшләмәгән өлкәләр инде калмагандыр. Шуңа күрә хатын-кыз җилкәсе бар эшне күтәрә. Җитәкче-урманчы вазифасында 2012 елдан бирле. Баштагы чорда җитәкче булу авыр бирелде, әлбәттә. Ләкин күп еллар бергә эшләгән коллектив миңа ярдәм итте.
- Кадрлар проблемасы бармы?
- Биш ел элек бу проблема юк иде. Менә хәзер без мастерлар, инспекторлар җитмәү мәсьәләсенә килеп терәлдек. Таләпләр зур, махсус белем кирәк. Ул һөнәрләрне үз итәргә теләк белдерүчеләр бик аз. Сәбәбе хезмәт хакына килеп терәлә. Гаиләле яшьләргә бит торыр урын кирәк. Әлегә без аларга хезмәт хакыннан кала башка әйбер тәкъдим итә алмыйбыз. Ләкин бу мәсьәлә өстендә инде уйланабыз. Лубяный урман хуҗалыгы техникумына юлламалар да биреп карадык. Әйләнеп кайтканнары гына булмады. Бүгенге көндә ике студент белем ала, алар әйләнеп кайтыр дип ышанып калабыз.
- "Бөгелмә урманчылыгы"ның территориясе зурмы? "Бөгелмә урманчылыгы" һәм "Бөгелмә урман хуҗалыгы" нәрсә белән шөгыльләнә һәм нәрсә белән аерыла?
- "Бөгелмә урманчылыгы" өч муниципаль район территориясендә урын алган. 44 мең 133 гектар биләп тора. Без - дәүләт инспекторлары. Урман законының үтәлешен тикшерәбез. "Бөгелмә урман хуҗалыгы" урманда башкарыласы эшләрне үти, дәүләт контрактларын, дәүләт планнарын, йөкләмәләрен башкара. Без аларны контрольдә тотабыз. Кайчандыр без бер оешма идек. 2007 елда Урман кодексына үзгәрешләр кергәч, икегә аерылдык. Беребез эшләрне башкара, икенчебез аларны тикшерә дип, гади сүз белән аңлатып була. Ләкин кадрлар җитмәү сәбәпле, без кайбер эшләрне бергә башкарабыз.
- Ел дәвамында нинди эшләр белән мәшгульсез?
- Ел саен бер үк эшләр кабатлана. Яз җитү белән янгын чыгу куркынычы зур булган сезон башлана. Шуңа күрә, урманны янгыннан саклап калуга юнәлтелгән эшләр башкарабыз. Минеральләштерелгән полосалар ясыйбыз, баганаларны, аншлагларны буыйбыз, яңартабыз. Яз-көз урманнарны чистарту эшләрен башкарабыз, "Агач утырт" акциясен уздырабыз. Теләге булган һәр кеше аңа кушыла ала. Бюджет оешмаларына үсентеләрне бушка бирәбез. Бу акция бик яхшы уза, теләк белдерүчеләр ел саен артып кына тора. Барлык утыртылган үсентеләр артыннан "Бөгелмә урман хуҗалыгы" тикшереп тора. Биш ел узганнан соң, ул инде урман дәрәҗәсенә кертелә. "Бөгелмә урман хуҗалыгы" үсентеләрне үзе үстерә. Шәһәр читендә 10,5 гектар комплекслы питомник бар. Анда агачлар һәм куаклар үрчетелә: нарат, чыршы, зәңгәр чыршы. Быел күмәк көч белән аның коймаларын яңарттык.
- Агач ничек үрчетелә?
- Башта нарат, чыршы күркәләре җыела, эшкәртелә, аннары орлыклары алына һәм шулар җиргә утыртыла. Мәсәлән, нарат өч елдан соң 20 сантиметр булып үсә һәм урманга чыгарып утыртыла.
- Урман чистартабыз дип әйтеп уздыгыз. Ул эшләр ничек башкарыла?
- Урманда чүп бик күп. Аңлашыла инде, халык үзе урманга чүп алып килә. Бу юнәлештә акцияләр үткәрәбез һәм барлык битараф булмаганнарны анда катнашырга чыкырабыз. Юл буйларында урнаштырылган беседкаларда чүп кенә калдырып түгел, ә аны ватып та китәләр. Вәхшилек безнең өлкәне дә урап узмый. Ике елга бер тапкыр безгә аларны алыштырырга туры килә. "Чиста урман" акциясе ел саен язын һәм көзен уза. Бу вакытта безгә Бөгелмә уку йортлары студентлары ярдәмгә килә.
- Янгын чыгу куркынычы турында сүз кузгаткан идегез. Тукталып китик әле.
- Татарстан буенча 2011 елдан бирле урманда янгын чыкканы юк. Кечкенә янгыннар булгалый. Андый хәбәр килеп ирешү белән дежур команда шул урынга чыгып китә. Күп очракта урман буендагы үләннәр яна, кешеләр учакларын сүндерми китә. Халыкта салкын караш яши. Быел урманда үлән бик күп, көз коры килсә, янгын чыгу куркынычы артачак. Форсаттан файдаланып халыкка мөрәҗәгать итәсем килә. Урманга чыккансыз икән инде, учакны үзегез артыннан сүндереп китегез, яисә бөтенләй яндырмагыз. Халыкны янгын куркынычсызлыгы техникасын саклауларын сорыйбыз.
- Яз, җәй, көз айларын карап уздык. Ә менә кыш көне нинди эшләр көтә урманчыларны?
- Иң күңелле чор башлана. Көз азагы, кыш башында Яңа ел бәйрәменә чыршы әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә керешәбез. Күпләр без урманны харап итәбез дип уйлый. "Бөгелмә урман хуҗалыгы" әзерләгән барлык наратлар да махсус шушы максатлар өчен үстерелгән плантацияләрдән алына. Барысы да үзебезнеке. Ел саен мең ярымга якын нарат агачы сатыла. Күпчелек нарат агачлары, чөнки алар тизрәк үсеп җитә. Чыршы исә махсус заказлар буенча гына әзерләнә.
- Яңадән сезгә әйләнеп кайтыйк әле. Гөлнара Зөфәровна, сез бит үзегез Ютазыда яшисез. Өйдән ерак эшләвегезгә гаиләгез ничек карый?
- Әлбәттә, иртә торып чыгып китәргә, кич соң кайтырга туры килә. Ләкин мин үзем дә, гаиләм дә инде күнекте. Балалар инде зур. Кызга - 20, малайга 16 яшь. Җитәкче булып эшли башлаганда улым мәктәптә укый иде. Аңа кичтән барысын да әзерләп куя идем. Ул минем иртә мөстәкыйль була белергә өйрәнде.
- Буш вакытыгыз бармы? Булса, нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?
- Әлбәттә, гаилә белән уздырырга тырышам, күбрәк буш вакыт булган очракта, укырга яратам. Без - актив гаилә. Кышын чаңгыда, тимераякта шуабыз. Күбрәк тынычлыкта китап укырга, яисә иске кинолар карауны якын итәм.
- Үз йортыгыз белән торасыз дип беләм. Бакча белән дә шөгыльләнәсезме?
- Бакча эшенә миңа бик сирәк эләгергә туры килә, әлбәттә, ләкин булышырга тырышам. Бакчаны алып барырга әнием, ирем, балаларым ярдәм итә. Бәрәңге утыртырга, алырга булышам анысы.
- Гөлнара Зөфәровна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Алдагы эшегездә дә уңышлар сезгә.
Әңгәмәдәш - Ләйсән Бикбулатова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа