Гриппка каршы – прививка
Кар яту, суыклар килү белән салкын тидереп чирләүчеләр саны да арта башлый. Шуны истә тотып, табиблар һәм шәфкать туташлары армиясе гриппка каршы вакцина белән кораллана. Бөгелмәдә гриппка каршы көрәш август аенда башланды. Моның өчен безнең шәһәргә өлкәннәр өчен15 800, балаларга - 8970 доза вакцина кайтарылган. Бүгенге көндә13 279 өлкән кеше...
Кар яту, суыклар килү белән салкын тидереп чирләүчеләр саны да арта башлый. Шуны истә тотып, табиблар һәм шәфкать туташлары армиясе гриппка каршы вакцина белән кораллана.
Бөгелмәдә гриппка каршы көрәш август аенда башланды. Моның өчен безнең шәһәргә өлкәннәр өчен15 800, балаларга - 8970 доза вакцина кайтарылган. Бүгенге көндә13 279 өлкән кеше һәм 5 370 бала гриппка каршы прививка ясаткан инде. Эш дәвам итә. Табиблар 40 процент бөгелмәлеләргә прививка ясарга планлаштыра. Статистика буенча соңгы биш елда Татарстанда грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән бер генә очрак та күзәтелмәгән. Шуңа күрә табиблар вакцинацияләүдән баш тартырга кушмый. Алар әйтүенчә, прививкадан кеше организмына зарар юк. Беренчедән, чир җиңел формада узачак, икенчедән, өзлегүләр, авыруның катлауланулары булмаячак. Исегезгә төшерәм, грипп хроник авыруларга йогынты ясый, үпкә системасына тәэсир итеп, пневмония, бронхит һәм колакта ялкынсыну китереп чыгара, йөрәк-кан тамырларына зыян сала, нерв системасына зыян китереп, менингит, энцефалит һәм невралгиягә илтеп җиткерергә мөмкин. Шушы очракларны булдырмас өчен вакытында профилактика чараларын күрергә һәм дөрес дәваланырга кирәк. Вакцинаны үзәк поликлиникада ясыйлар.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа