Глюк түгел, чынбарлык...
Апрель ахырында Татар мәдәният үзәгендә татар халык театры "Тулпар" яшьләр төркеменең җирле авторыбыз Әсгать Закиров пьесасы буенча Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Флюра Шәрипова сәхнәгә куйган "Глюк түгел, чынбарлык" спектаклен караганнан соң, газетада инде бу вакыйга турында Ләйсән Зәйнуллина язмасы чыкса да (2012 ел, 4 май, 34 нче сан), мин...
Апрель ахырында Татар мәдәният үзәгендә татар халык театры "Тулпар" яшьләр төркеменең җирле авторыбыз Әсгать Закиров пьесасы буенча Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Флюра Шәрипова сәхнәгә куйган "Глюк түгел, чынбарлык" спектаклен караганнан соң, газетада инде бу вакыйга турында Ләйсән Зәйнуллина язмасы чыкса да (2012 ел, 4 май, 34 нче сан), мин дә үз фикерләрем белән уртаклашырга булдым.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Баштан ук шуны әйтеп куясым килә, монда яшьләргә дә, олыларга да өйрәнер нәрсә күп. Әйе, гыйбрәт алыр нәрсә генә түгел, ә чын мәгънәсендә өйрәнер нәрсә күп.
Башта - спектакльнең исеме турында. Миңа, һөнәрем буенча тел өстендә эшләүче кеше буларак, мәгънәсе ягыннан уңай күзаллаулар тудыра алмый торган ниндидер алынма сүз - "глюк" сүзе башта һич ошамаган иде. Шул ук вакытта ул беркадәр җәлеп итеп, әсәрләндереп дисәм дә дөрес булыр, баштан ук "нинди дөньяга чумачагымны" искәртеп тә куйды кебек. Ә инде тамашаны карап бетергәндә, мин "Глюк түгел, чынбарлык" исеме спектакль өчен дөрес сайланган икән дигән нәтиҗәгә килдем. Ләиснең ак һәм кара фәрештәләр белән очрашуы, беренче карашка, чыннан да "глюк" нәтиҗәсе кебек тоелса, тырышлык, ихтыяр көче һәм газиз кешеләреңнең ихлас ярдәме белән тормышта уңай үзгәрешләргә ирешеп булуы чынбарлык ич. Хәтта социаль җирлек, яшәү шартлары авыр булган очракта да, күп нәрсәнең кешенең үзеннән торуы бәхәссез. Алдаулар, күз буяулар, кечкенә генә уңышны күпертеп күрсәтүләр артына зур җитешсезлекләрне яшерергә тырышулар, шапырынулар, җинаятьчелек, көчләүләр, эчкечелек, наркомания - барысы да безнең бүгенге тормышта урын тапкан күренешләр бит. Яхшылыкка һәм яктылыкка, алга омтылышыбыз көчле булса да, "булганына шөкер кылыйк" дип яшәсәк тә, без моны танымый кала алмыйбыз, үз-үзебезне алдамыйк диясе килә. Никадәр авыр яңгырамасын, гади генә әйткәндә, "глюк түгел, чынбарлык" шул бу. Ә чынбарлыктан качып булмый...
1. Идея гаять оста бирелгән. Сюжет Кара һәм Ак көчләр көрәшенә, беренче карашка, нигездә, символик образлар - фәрештәләр уенына корылган. Әмма глобаль төс алган наркомания афәте турындагы философик-мифик драма фәлсәфә сатуга кайтып калмый, автор әйтәсе фикерен символлар, шартлылык артына яшереп, киная белән сөйләми, ә гыйбрәтләрне тормыш мисалларында күрсәтеп, уйландыра. Әсәрнең яңалыгы да, көче дә шунда, минемчә. Автор сине үгетләми, инандырырга тырышып, башны ташка орыр дәрәҗәдәге "шаккатыризм"нар белән мавыкмый, бары тик уйланырга этәргеч һәм азык бирә. Безнең өчен, ни кызганыч, гади күренешкә әйләнгән тормыш мисаллары аша бирә ул аны. Барыбыз да бүгенге телевидениенең, төнге клубларның, наркопритоннарның, фәхешханәләрнең, уен автоматлары, компьютерларның (интернетның) зәхмәт чыганагы икәнен яхшы беләбез, ә менә спектакльдә шул гади хакыйкатьне Явызлык фәрештәләре авызыннан кычкырып әйттерү, әлеге фикерләрне тамашачының "баш миендәге тиешле киштәләргә бүлгәләп кую" бөтенләй башкача тәэсир итә бит! Аннары - "контрольный выстрел" - йөрәкләрне ярып, хөкем карарына тиң йомгаклау сүзе яңгырый: "Бөгелмә зиратында наркотик-лардан дөмеккән, аракыдан каткан, азгынлык чирләреннән "кәкрәйгән" күпме яшьләр ята!" (Сүзләре сүзгә туры килеп бетмәсә, автор гафу итсен). Тетрәндерә! (Шулай да, "дөмеккән, каткан, кәкрәйгән" сүзләре турында уйларым бәхәсле әлегә, бәлки чак кына йомшаграк әй-тергә кирәк булгандыр - Коръән тоткан Ана да бар бит әле сәхнәдә, аның да газиз баласы хакында, хәтта ул "наркаш" булса да, шундый бәгырьсез сүзләрне әйттерәсе килмәс иде, мөгаен; ә бәлки мин хаклы түгелдер - үз ихтыяры белән, дөресрәге, ихтыярсызлыгы аркасында, аңлы рәвештә, белә торып, үзе шул юлны сайлаган кешеләр, бер уйласаң, шундый сүзләргә лаектыр да...)
Чыннан да, кара көчләр безнең белән шулкадәр оста идарә итәләр бит. Мин үзем - авторның Минзәхмәт дигән кара көчләр вәкиленнән әйттергән
"40-50 яшькә җиткәндә намазга басалар да, безгә энергия чыганагын ябалар" дигән категориягә туры килә торган, инде акны карадан аерырлык кына тормыш тәҗрибәсе дә туплаган кеше, әмма, хисләр дулкынына күмелеп, күңел бәргәләнгән чаклар барыбер булып тора. Мәсәлән, спектакль барышында гына да "ломка"дан интеккән минутта Ләисне кызганудан, "бу юлы гына булса да ярдәм итәсе иде бит" дигән уй белән, ул эзләгән 50 тәңкә акчаны үзем сәхнәгә мендереп бирердәй булып, җан атып утырдым (бу юлларны әлеге рольне башкарган егет - Булат Лотфуллин уенына уңай бәя дип аңлагыз), ә бит бу минутта өзгәләнгән Ана да шулай, ярдәм итәргә теләүдән гаҗиз булып, бәргәләнә! Тик... әгәр ярдәм итә икән, аю хезмәте күрсәтеп, үз куллары белән улын үлемгә этәрә булып чыга. Юк, гасырлар буе дәвам иткән аксиомадагы кебек: "яңа тормышны иртәгәдән башлыйм", ягъни "бүген генә наркотик кадыйм да, иртәгәдән туктыйм" була алмый шул ул! Менә аналарга ныклык үрнәген каян алырга! Ана образы (Фәния Сухова аны бик тәэсирле, хисле, ышандыргыч итеп башкарды) - ныклыгы белән тагын бер кат яшәү бүләк итүче буларак, кабатлап әйтәм, барыбызга да үрнәк. Ә Кара көчләр тәэсир итә, кызгандыра, ышандыра беләләр алар! Минем кебек Ак фәрештә канатына тотынырга теләгән намаз иясен дә ышандыра язган икән, иманы зәгыйфь бәндә ничек бирешмәсен ди алар йогынтысына! (Бу урында профессиональ тәнкыйтьчеләр, бәлки, спектакльне Кара көчләрнең "зур кара җыеныннан" башлап җибәрергә кирәк түгел иде, дигән фикер әйтерләр. Спектакль гаять авыр башланып китә шул. Җыенны соңрак, вакыйгалар "куера төшкәчрәк" үткәрергә кирәк булгандыр бәлки? Әмма "көтелмәгәнлек" эффекты, минемчә, үзен аклый да кебек!)
Әсәрне көчле иткән тагын бер нәрсә - Аналарның изге догасының кодрәтен күрсәтә алу да иман нуры әле үтеп керә алмаган күңелләргә Якты нурга, һидаяткә юл ача. Диннең илаһи көче, дини тәрбиянең мөмкинлекләре турында матбугатта хәзер шактый куптарылып сөйләсәләр дә, әдәби әсәр сюжетына, композицион алым буларак, төп темаларның берсе итеп, бу хакта күтәреп чыккан кеше юк иде әле, ялгышмасам. Иман ныклыгы, Коръән сүзенең кодрәте җаны-тәне белән атеист булган кешегә дә бәхәсләшергә урын калдырмый. Юк, биредә дингә үгетләү дигән нәрсә юк, чөнки автор басым ясау, мәҗбүриләү, көч куллану белән генә бернигә дә ирешеп булмаганын үзе дә ачык белә, һәр кеше үз максатына ҮЗЕ ирешергә, үз ихтыяры белән килергә, моның өчен һәм физик, һәм рухи көчен җигәргә тиешлеген башкаларга да аңларга ярдәм итә. Әнисе, дәваларга дип, "наркаш" улын әллә кайчан хастаханәгә озата алыр иде ләбаса, юк, кеше үз юлын үзе табарга тиеш. Аппак та Анага әйтә бит: "Мин син чакырганга килдем, ярдәм дә итәрмен, тик Ләис моны үзе сорарга тиеш!"... Гомумән, бу әсәр - Бала белән Ана арасындагы табигый бергәлекнең мисалы-үрнәге ул. Баланың Анага ышанычын арттыра - бердән, Ананың Бала каршындагы җаваплылыгын ача - икенчедән. Бүгенге заманда күпләр уйлаганча, "тамагы ач түгел, өсте ялангач түгел" генә җитми шул - Ана баланы иманлы итеп, Аппак кебек ак фәрештәләр баладан бизәрлек итеп түгел, киресенчә, аны сак-лап йөртерлек дәрәҗәдә иманлы итеп тәрбияләргә дә тиеш...
2.Автор идеясен тамашачыга җиткерүдә, әлбәттә, режиссерның тырышлыгы зур. Төсләр, яктылык, тавыш, музыка, Коръән укучы Ананы сак-лап торган Фәрештәләр биюе - барысы да, минемчә, тамашачы файдасына хезмәт итә, тиешле урында тиешле басым да ясала. Музыкаль бизәлеш турында аерым әйтәсем килә. Авыр музыка, якты музыка - Кара көчләр белән Ак көчләр бәрелешен куәтли торган алым - шулкадәр оста кулланылган, хәтта сәхнә күренешләрен алыштырыр өчен пәрдә ябылып торган арада башкарылган көйләр дә спектакльнең идеясенә куәт бирә: сәхнәдә кем булачагын чамалап, кара көчләр чыгасы булса, кем әйтмешли, "әстәгъфирулла"ны әйтеп, "бисмилла"ларны укып, алдагы күренешне кабул итәргә психологик яктан әзерләнергә мөмкинлек бирә. Миңа тагын аеруча ошаган нәрсә, уңышлы табыш - Аппак тәкъдим иткән бер якты көйнең классик көй булуы. Берәү булса, бу урында "чын милли көй - үзебезнең бер халык җыры" яңгырарга, тамашачы күңеленә "татарлыгыбыз" тәэсир итәргә тиеш дияр, шул рәвешле "ата-баба рухын" көчләп тагарга маташыр иде; дөресен генә әйткәндә, Аппак "менә нинди көйләр безне агарта" дигәндә (сүзләрдәге төгәлсезлек өчен тагын бер кат гафу үтенәм) мин шундый нәрсә көткән идем дә. Әмма югары сәнгать коралларыннан саналган рояль, пианино кебек инструментта классик әсәрдән өзек бирү - бу, ышаныгыз, тамашачыны хөрмәтләү, аның зәвыгына ышану һәм аны шундый югарылыкка күтәрергә тырышу билгесе.
Кара көчләр тарафыннан башкарылган "гимн-җыр" итеп, Кәрим Тинчуринның мәшһүр "Без кабызган утлар"ының сүзләрен үзгәртеп, Салих Сәйдәшев көен башкару да игътибардан читтә кала алмый. Әйе, моңа кадәр изге мәдәни мирас саналган әсәр, Явызлар гимны буларак, беренче карашка, сәер, хәтта әйтер идем, беркадәр авыр яңгырый. Әмма һәм рухи, һәм мәдәни кыйммәтләрнең асты өскә килгән бу заманда, бер микъдар "наркота" өчен анасын да сатарга әзер булган балалар үсеп җиткән бу чорда, алар язмышын тасвирлау өчен кулланылган әлеге сәнгать алымы бәлки үзен аклыйдыр да. Чыннан да, "ач күзеңне, дөнья бу", ягъни - "глюк түгел, чынбарлык" ич...
3. Артистлар турында аерым әйтми булдыра алмыйм. Әйе, Фәния Сухова, Эдуард Гафиятуллин, Регина Кәлимуллиналарның инде тамашачы мәхәббәтен казанган оста артистлар икәнен без беләбез, ә менә яшьләр уены бу көнне тәмам әсир итте. Башта беренче тапкыр гына сәхнәгә аяк баскан яшь егетләр, кызлар өчен дулкынланып, борчылып та утырган идем: менә чыгарлар, бездәгечә (Бөгелмәдәгечә, гадәттәгечә диясем килеп куйды) ярым-йорты тел белән, татар сүзләрен вата-җимерә сөйләшерләр инде дип. Юк, алай булмады. Ләис тә (Булат Лотфуллин), Минзәхмәт тә (Артур Гыймадиев) үз рольләрен тәэсирле итеп башкардылар, вакыйгалар эченә тамашачыны алып кереп китә алдылар, образларын ышандыргыч дәрәҗәдә, гаять тулы ачтылар, хәтта стриптиз-барда биюче кыз Зина образы да (Юля Степанова) күңелгә кереп калды: кыю уйнады кыз, урысчалап әйткәндә, "без комплексов", шул ук вакытта татар тамашачысына тәкъдим итәр дәрәҗәдәге тыйнак-лык күңелемә хуш килде, рәхмәт Юляга, рәхмәт режиссерга: мавыгып китеп, кызны чишендереп бетермәделәр, оятсызлыкка барып җитмәделәр, артыгын кыландырмадылар...
Спектакль тәмамлангач, бер ханым сәхнәгә менеп, әлеге әсәрне русчага тәрҗемә итәргә һәм рус драма театры репертуарына кертергә кирәк дигән фикерне әйтте. Һич килешмим! Менә шушы куелышта, менә шушы телдә, менә шушы рәвешле тәкъдим итәргә кирәк спектакльне яшьләргә! Яңа уку елында барлык мәктәпләрдән һәрбер класс балалары өчен культпоходлар оештырырга, авылларга, башка район үзәкләренә һ.б. гастрольләргә чыгарга кирәк (гастрольләр, өстәвенә, театр-ны яшәтүче һәм артистларның һөнәри осталыгын шомартучы чара дип беләм). Хәтта татарча бер авыз сүз белмәгән башка милләт балаларына да бернинди тәрҗемәсез-нисез дә аңлашыла торган спектакль бу: 1) еш кабатлана торган телевидение, компьютер, наркота, наркаш, алкаш, ширнуться, бабло, стриптиз-бар ише һәм башка сүзләргә тәрҗемә кирәкми; 2) музыкаль бизәлеш; 3) бию элементлары; 4) яктылык, төсләр - барысы да фикерне, идеяне ачу, куәтләүгә хезмәт итә, кыскасы, бу очракта татарга тылмач гел кирәкми.
Күптән инде, яңа әдәби әсәр укып, яисә спектакль, фильм карап, бу кадәр әсәрләнгәнем юк иде. Соңгы елларда укыганымны, караганымны аек акыл белән анализлаудан: "монысы - яхшы", "монысы - бик үк уңышлы түгел" дигән ярлыклар тагып, хәтер киштәмә тезеп куюдан ары узганым булмады, ә менә бу спектакль хисләремне кузгатты. Спектакльне 27 апрель көнне карадым, аннан соң тезелеп килгән май бәйрәмнәрендә, кем әйтмешли, муеннан эшкә чумган чакларда да гел уемнан чыкмады ул. Мин театр белгече дә, тәнкыйтьче дә түгел, мин үземне таләпчән укучы, таләпчән тамашачы дип кенә саныйм. Әмма спектакльне караган башка кешеләрдән сораштырып карадым, аларның фикерләре дә мин әйтергә теләгәннәрне куәтләде генә. Бүгенге көндә темасының искиткеч актуальлеге белән аерылып торган бу хезмәт тамашачыга шулай тәэсир итә алган икән, димәк, автор да, режиссер да, артистлар да уңышлы эшләгән дигән сүз.
Мондый уңышлы хезмәттәшлек дәвамлы, әлеге спектакль озын гомерле булсын, тормышта әле үз урынын табып өлгермәгән яшьләргә дә, гомеренең бер борылышында ялгышкан, җиде юл чатында чайкалып торган зәгыйфь иманлы бәндәләргә дә, аларның бу фаҗигасен тулысынча үз җилкәләрендә йөк итеп күтәреп баручы якыннарына да файдасы тисен иде. Иншаллаһ, шулай булыр.
Сүз соңында. Язмамны төгәлләп, нокта куйдым да уйга калдым: "әлеге спектакль озын гомерле булсын" дигән фикерем үземә дә каршылыклы тоелды. Асылда тормышта "глюклар" юкка чыксын, ә чынбарлык матур, яшәү рәхәт булсын, һәркем бу дөньяга бәхет өчен тусын иде дип теләргә кирәк, ләбаса! Мондый спектакльләргә урын калмаслык итеп яшисе иде ул! Тик хәзергә чынбарлык, ни кызганыч, бу спектакльнең гомерле булуын таләп итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа