Гаилә китапханәсендә “Дин аша – рухияткә” дигән темага бик кызыклы очрашу узды
Гаилә китапханәсендә "Дин аша - рухияткә" дигән темага бик кызыклы очрашу узды. Анда "Ирхәм" мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Йосыпов катнашты. Хәзрәт башта Ислам тарихы, Коръән һәм дин нигезләре турында мәгълүматлар бирде. Сөйләшү барышында яшьләр арасында экстремизм күренешләренең килеп чыгу сәбәпләре турында да фикер алыштылар. Көтелмәгән сораулар, аларга тормыштан алынган мисаллар...
Гаилә китапханәсендә "Дин аша - рухияткә" дигән темага бик кызыклы очрашу узды. Анда "Ирхәм" мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Йосыпов катнашты. Хәзрәт башта Ислам тарихы, Коръән һәм дин нигезләре турында мәгълүматлар бирде. Сөйләшү барышында яшьләр арасында экстремизм күренешләренең килеп чыгу сәбәпләре турында да фикер алыштылар. Көтелмәгән сораулар, аларга тормыштан алынган мисаллар белән җавап бирүләр, һәркемне кызыксындыра торган темаларга кагылышлы гәпләшүләр берәүне дә битараф калдырмады. "Җитди дә, кызыклы да очрашу бер тында үтеп китте, билгеләнгән сәгать узгач та әле берәү дә китәргә ашыкмады", - ди китапханәче Миләүшә Минһаҗетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа