Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Гади булмаган пингвин Диндим

Могҗизалар булуына ышанырсың да. Бу пингвин тарихы бөтен дөньяны әйләнеп чыккан. Бразилия пенсионеры авыр хәлдәге пингвинны үлемнән коткарып кала һәм рәхмәтле булган пингвин аның янына ел саен, үз көтүен ташлап, 8 мең километр араны үтеп килеп йөри икән. Пингвинның исеме Диндим. Бразилиядә закон буенча өйдә кыр хайваннарын тотарга ярамый. Ләкин...

 

Могҗизалар булуына ышанырсың да. Бу пингвин тарихы бөтен дөньяны әйләнеп чыккан. Бразилия пенсионеры авыр хәлдәге пингвинны үлемнән коткарып кала һәм рәхмәтле булган пингвин аның янына ел саен, үз көтүен ташлап, 8 мең километр араны үтеп килеп йөри икән. Пингвинның исеме Диндим.
Бразилиядә закон буенча өйдә кыр хайваннарын тотарга ярамый. Ләкин Диндим исемле пингвинны берсе дә тотмый, ул үзенең дусты Жоао янына үзе йөзеп килә.

Бу тарих 2011 елда башлана. 71 яшьлек пенсионер яр буенда нефтькә буялып беткән пингвинга тап була. Өенә алып кайтып, ул кошны көндә юындырып, нефтьтән арындыра, балык ашата. Шул рәвешле пингвин белән пенсионер арасында дуслык башлана. Терелеп көч җыйгач, пингвин Жоао яныннан китә. Тик берничә ай үткәч, янә дусты янына йөзеп килә һәм пенсионер янында 8 ай дәвамында яши, шуннан соң янә океанга йөзеп китә. Әлеге сценарий ел саен кабатланып тора ди. Белгечләр әйтүе буенча, Диндим Жоаоны үз көтүе әгъзасы дип саный торгандыр.

Жоао: "Бу пингвинны үземнең балам кебек яратам, ул башкалардан үзен тоттырмый, ә миннән сыйпата.Чит кешене талый, ә минем алдымда утырырга ярата", -- ди.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса