Чыннан да, Илмира апа безне, күптәнге танышлары кебек, ачык йөз белән каршы алды. Шундук сый-нигъмәтләр тулы табын артына да дәште. Кунаклары да бар икән. Иренең Үзбәкстанда яшәүче бертуган апасы оныклары белән кайтып, җәй көне кунак булып китә икән үзләрендә. Үзебез белән таныштыргач, өлкән яшьләрдәге әлеге апа:
- Рәхмәттән башка сүз юк аңа. Бу сүзләрне мең кабат кабатласам да, артык булмас. Ел саен шушында кайтып кунак булабыз. Һәрвакыт менә шулай ачык йөз, тәмле ризык белән каршы ала. Бу авылда безнең Илмира шикелле башка кеше юктыр да, бәлки, - дип, киленнәре турында матур сүзләр дә әйтеп алырга өлгерде.
Аннан соң Илмира апа белән башка бүлмәгә узып, тормыш йомгагын сүттек.
- Бу турыда миннән авылга килен булып төшкән бер кыз да сораганы бар... Кешедән артыгын тәрбияләмим инде. Каты тормадым. Акчаның да җитәсен-җитмәсен белеп үссеннәр дип, хезмәт хакы алгач, идәнгә түгәрәк ясап утырабыз да: «Монысы - түләүләргә. Бу айда сиңа шуны алабыз. Икенчесендә - сиңа. Калганы - ашауга», - дия идем. Балаларны кешедән ким итәсе килми бит. Теге планлаштырылганнан тыш үзләренә башка әйбер алсам, алар: «Әни, акча каян алдың. Нишләп алдың?» - ди торганнар иде. Бервакытта та бакчадан, мәктәптән кайтып әйбер сорамадылар. Аннан соң ике малай да көрәш белән шөгыльләнде. Йортка шактый җиһазны алар көрәшеп алды. Кечкенә улыбыз Татарстан чемпионы булды. Ун мең акча алып кайткан иде ул чагында. Бик сөенгән иде. Кечкенәдән эшләп үстеләр. Рамил үлгәннән соң да ике сыер асрадым. Олы улым тирес өйгәндә, 2-3 яшьлек энесен үз янына алып чыгып бастыра иде. «Янымда торсын, миңа иптәш», - дип әйтә торган иде. Бер-берсе белән бик дус үстеләр. Хәзер дә бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Апалары да гел булышып тора.
Бер вакыйга истә калган. Апалары кияүдә. Радил Казанга эшкә китте. Рүзәл элемтә техникумында укыган чак. Өйдә ялгызым калдым. 17 ел ирсез торып, ялгызлыкның иң ачысын шунда сиздем. Хыялланып беттем. Малайлар кайткач, чәй өстәле янында: «Балалар йортыннан берәр бала алыйм микән әллә? Сез чыктыгыз да киттегез, мин ялгызым хыялланып ятам монда», - дидем. Шуннан соң Радил: «Әни, ашыкмый тор әле», - диде. Әһә, минәйтәм, моның өйләнергә исәбе бар бугай. Шуның белән бетте. Икенче атнада кайткач, Рүзәл тыныч кына итеп: «Әни, син ул баланы безнең шикелле тәртипле булыр дип уйлыйсыңмы?» - дип сорады. «Һәрхәлдә, сезнең шикелле тәрбияләргә тырышкан булыр идем», -дидем. Ул аны атна буе уйлап йөргән бит инде. Артык күп сүзле түгел алар. Аталары да шундый иде. Вафатыннан соң балаларның туган көне саен төшкә керде. Бер юлы олы кызның туган көне көнне кермәде бу. «Әтиегез тынычланды, ахры. Быел кермәде», - дигән идем, Гөлгенә: «Минем үземә керде ул. Ике картина бүләк итте», - диде. Сөенечле вакыйга булса да, мәшәкатьле көннәр булса да төшкә керә шул мәрхүмнәр... - ди ул.
«Үзе дә, кулы да алтын»
Булганнан бар да була шул. Әлеге әйтем яңа танышыма да бик яхшы туры килә. Аш-суга осталык, кул эшләнмәләренә тырышлык-булдыклылык дисеңме, Илмира апаны мисалга китерергә була.
- Бездә бер матур традиция бар - армиягә китүче егетләр авылны чыкканда элмәтактага кулъяулык элеп китәләр. Ул үзләре кайтканчы тора. Һәр егеткә кульяулык чигеп бирүче дә безнең Илмира. Кулы да алтын, үзе дә алтын. Бер минут тик тормый. Аз гына буш вакыты булдымы, шуларга утыра. Безгә дә күчтәнәчкә җибәрә. Рәхмәт аңа. Бик сабыр кеше, - дип кат-кат рәхмәт әйтә иренең апасы.
- Аллага шөкер, Раббым сабырлык бирмәсә, белмим, ни булыр иде икән... Кайвакыт үзем дә шаккатам, - дип елмая Илмира апа.