Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Өлкәннән дә өлкәнрәк алар

Оешуына 30 ел тулуны билгеләп үтәргә җыенучы шәһәребез ветераннар советы эшчәнлегендә алып барыла торган эш тармакларының берсе - өлкәннәрдән дә өлкәнрәк яшьтәге кешеләрне - яше 90га җиткән һәм аннан да олыракларны туган көннәрендә өйләренә барып тәбрикләү.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Хәзерге вакытта бу эш белән турыдан-туры ветераннар советында инде дистә елга якын армый-талмый җәмәгать эшләре алып баручы киң күңелле, ачык йөзле ханым - Гайшә Хәбибулла кызы Хәсәнова шөгыльләнә. Г.Хәсәнова - "Ветеран язмалары" исеме астында басылган бик күп җылы хатирәләре аша "Бөгелмә авазы" укучыларына да яхшы таныш автор. Узган ел, шәһәребезгә 230 ел тулуга багышлап, безнең газета оештырган "Бөгелмәм - газиз төягем" бәйгесендә җиңүче булып та танылган иде ул. Күргәнебезчә, игелекле бу ханым, газетаның штаттан тыш хәбәрчесе булу белән беррәттән, әле җәмәгать эшләрендә дә саллы йөк тартып бара. Быел гыйнвар аенда ветераннар советы исеменнән барлыгы 13 кешене тәбрикләгән булсалар, шуларның 9ы янында Гайшә апа Хәбибулла кызы шәхсән үзе булган, җылы котлау сүзләре язылган открыткаларны, "Шәфкатьлелек" фонды бүлеп биргән акчага алган бүләкләрне үз куллары белән тапшырган. Ул бу миссияне, җил-яңгырга, кар-буранга карамыйча, бик рәхәтләнеп башкара: "Олы кешеләрне, гомумән, бик яратам", - ди үзе.

Сүз уңаеннан, сок­ла­­нырлык озын гомер кичерүче якташларыбыз шактый икән, ләбаса: быел гыйнвар аенда 8 кеше 90 яшен билгеләп узган; тагын берәр кеше 94, 95, 98 яшен тутырган, ике кеше 97не үткән. Өлкәннәрнең дә өлкәнрәкләре исемле­гендәге бу затларга ветераннар оешмасы тарафыннан күрсәтелә торган мондый хөрмәт аларның үзләре өчен олы мәртәбә булса, балалары, оныклары өчен дә тәрбияви көчкә ия булган бик кирәкле эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ветераннар советы