Эшмәкәрләр очрашты
1 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов белән очрашуда кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә кагылган актуаль мәсьәләләр каралды.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлыгының эшкуарлыкны үстерү идарәсе җитәкчесе Алексей Угаров, "Татспиртпром" җәмгыяте генераль директоры Гиоргий Куприянов, ТР кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Шамил Булушев катнашты.
Илдус Касыймов сүзләре буенча, районда кече эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтелә. "Бездә әзер мәйданнар бар. Мин аларны районыбызның "алтын запасы" дип атар идем. Бу мәйданнарга инвесторларны җәлеп итү өчен без бүген барысын да эшлибез", - диде шәһәр мэры.
Районыбызда хәзерге көндә кече эшмәкәрлек үсеше белән Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш сораулары буенча урынбасары Наил Галиев таныштырды. Шәһәр һәм районда барлыгы 4390 кече эшмәкәрлек субъекты бар, шуларның 1100е - кече эшмәкәрлек, 3200е - шәхси эшмәкәрләр һәм 70е - крестьян-фермер хуҗалыклары.
Алексей Угаров кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә каралган программалар белән таныштырып узды. Шамил Булушев эшмәкәрләр белән даими очрашып тора икән. Алар гадәти мохиттә эшмәкәрлеккә кагылган мәсьәләләрне күтәрәләр, үзара киңәшләшәләр. Ул бу традицияне дәвам иттерергә ниятли һәм киләсе очрашуга Илдус Касыймовны да чакырды.
Шәхси эшмәкәр Флюр Ибраһимов үз эше белән таныштырды, башкаларга да эш башлап җибәргән вакытта килеп туган авырлыклардан куркып калмыйча, алга барырга киңәш итте.
Чыгышлар тәмамлангач, очрашуга килгән эшмәкәрләр эш барышында килеп туган сорауларын, киңәшләрен җиткерде. Алар барысы да шәһәр җитәкчелеге тарафыннан игътибарга алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа