Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Һәр гамәлнең үз вакыты була

Сүзем - Авыл хезмәтчәннәре көнен уздыру турында.

Әхмәтҗан ХӘЙДӘРОВ,
хезмәт ветераны.
Кодаш авылы.

Октябрь башларында ук үтте бит инде ул. Элек аны бар халык көтеп ала иде. Яңа елга кергәндә колхозлар, бөтен малын барлап, тавык-чебешен санап, булган икмәген тагын бер кат үлчәп, отчет җыелышлары ясый иде. Шуннан соң, мөмкинчелектән чыгып, колхозчыларга икмәген, хезмәт көненә карап, бераз акча бирәләр. Һәм башлана Уңыш бәйрәме. Башта һәр бригада саен аш әзерләп, колхоз үзе ашата, аннары китә кунакка йөрүләр. Кызыл Чишмәнекеләр безгә төшә, безнекеләр аларга бара. Булганы белән сыйланып, мәш киләләр.

Ә хәзер… Шул бәйрәмне бил­геләп үткән көннәрдә меңәрләгән гектарда уңыш җыеп алынмаган, ярты бәрәңге җир астында, шикәр чөгендерен ала гына башлаган вакыт. Башкалары турында әйтәсе дә юк. Саный китсәң, күп инде.

Ул бәйрәмнең көнен алыштырып булмый микәнни соң? Кырлар бушап калгач, бөтен уңыш амбарларга урнаштырылгач үткәрергә була бит ул бәйрәмне.

"Эш беткәч, уйнарга ярый", - ди халык мәкале. Мин бу гамәлне эш ташлап, таракан чабыштыруга тиңлим. Бер генә булдыклы хуҗа да кылны кырыкка ярырдай эш вакытында бәйрәм итеп йөрми, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: авыл