Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Челтерәсен чишмәләр

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә иң үзенчәлекле, иң матур бәйгеләрнең берсе - Компания предприятиеләре тарафыннан традицион төстә 1995 елдан бирле алып барыла торган "Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклау һәм суның сыйфатын яхшырту" смотр-конкурсына йомгак ясалды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

"Татнефть"нең структур бүлекчәләреннән тыш, бәйгедә Татарстанның сервис предприятиеләре дә катнашты. Конкурска җибәрелгән барлык материалларны карап-өйрәнгәч, чишмә-ләрнең экологик торышын тикшергәннән соң эшче комиссия беренче төркемдәге структур бүлекчәләр арасында 1 нче урынга - "Әлмәтнефть", 2 нче урынга - "Җәлилнефть", 3 нче урынга "Елховнефть" нефть һәм газ чыгару идарәләре лаек дип тапты. Икенче төркемдәге предприятиеләр арасында призлы урынны җаваплылыгы чикләнгән "УК "Татспецтранспорт" җәмгыяте яулады, ә өченче төркемдәгеләр арасында 1 нче урын - "Татнефть-РемСервис", 2 нче урын "ТМС групп" җәмгыятьләрендә.

"Татнефть" ААҖ составындагы структур бүлекчәләр, ярдәмче һәм бәйле җәмгыятьләр һәм шулай ук Татарстандагы сервис предприятиеләре тарафыннан 500дән артык табигый су чыганагы төзекләндерелде. Хәзер, чишмәләрнең бер өлеше муниципаль район администрацияләре карамагына тапшырылганнан соң да нефтьчеләр 300дән артык чишмә-чыганакны карап, тәрбияләп торалар. Суның сыйфаты да даими рәвештә тикшерелә, лабораторияләрдә анализлар үткәрелә.

"Татнефть" компаниясе предприя-тиеләре эшчәнлек алып бара торган территорияләрдә нефтьчеләрнең максатчан төстә геология-техник чаралар үткәрүе су чыганакларын пычранудан нык саклый. Җир өстендәге һәм җир асты суларының сыйфатын даими күз уңында тоту, оператив контроль үткәрү өчен махсус мониторинг системасы үзләштерелде.

Элегрәк төзекләндерелгән чишмә-ләрнең тышкы архитектурасын яңарту-ямьләү эшенә дә зур игътибар бирелә. Аларга реконструкцияләр ясала, халык су буйларында рәхәтләнеп ял итә алсын өчен өстәмә уңайлыклар тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса